Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хатын-кызлар Чирмешәндәге ресторанда җырлады

Язның беренче бәйрәме уңаеннан районыбызның йөзләп гүзәл зат вәкилен табын көйләп сыйладылар. Зур-зур чәчәк бәйләмнәре, тәм-том - күчтәнәчләр, җыр-бию, ихлас сүзләр - болар барысы да апа-сеңелләргә, әбиләргә бәйрәм бүләге. -Бүген монда килгән кунакларга карыйм да - араларында мин таптырган балалар күп - кайберләре хәзер үзләре әниләр инде,- ди кырык еллап...

Язның беренче бәйрәме уңаеннан районыбызның йөзләп гүзәл зат вәкилен табын көйләп сыйладылар. Зур-зур чәчәк бәйләмнәре, тәм-том - күчтәнәчләр, җыр-бию, ихлас сүзләр - болар барысы да апа-сеңелләргә, әбиләргә бәйрәм бүләге.

-Бүген монда килгән кунакларга карыйм да - араларында мин таптырган балалар күп - кайберләре хәзер үзләре әниләр инде,- ди кырык еллап районыбызда акушерка булып эшләгән Мария Якунина. -Хатын-кыз бит ул беренче чиратта бала табып, гаиләгә шатлык алып килүче илаһи зат. Ә эшләгәндә төрле хәлләр була. Бер елны Мордва Афонькәсе авылыннан бер әнине алып килделәр - катлаулы очрак, табиблар операция ясамыйча булмас та дигәннәр иде. Шунда баланы операциясез генә таптырдым: әнисе дә, туган малай да исән-сау калды. Бер көнне шул бала - Лениногорск шәһәрендә яшәүче өч бала әтисе яныма күчтәнәчләр белән кереп, хәлемне белеп чыкты.
Район башлыгы Наил Зарипов әйткәнчә, бүген бәйрәм табыны нәкъ шундый кешеләр - үз эшләренең осталары, үрнәк алырдай затлар чакырулы. Араларында кызлар да, әбиләр дә бар. Кунаклар - төрле һөнәр ияләре.
-Бүген без сезнең йөздә районыбызның барлык хатын-кызларына рәхмәт әйтеп башыбызны иябез. Хатын-кызларыбыз бу тормышта кичергән авырлыклар, кыенлыклар өчен гафу үтенәбез. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та гүзәл затларга тәбрикләүләрен ирештерде,- диде район җитәкчесе.
Бәйрәмдә Девичья Поляна авылыннан шәхси эшмәкәр Юлия Якимовага Чирмешән муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Ире белән җиде баланы тәрбиягә алган әлеге якташыбыз "Зур өй хуҗасы" номинациясендә дә бүләкләнде. Ә Иске Үтәмеш авыл җирлеге башкарма комитеты хисапчысы Зөлфия Суфиянова район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Чарага чакырылган кунаклар арасында Александра Кудряшованы "Хатын-кыз - хезмәт" номинациясендә билгеләп уздылар. Ивашкинодан фермер хатыны - Александра Васильевна Кудряшова гаилә белән быел күп итеп яшелчә - гектарлаган мәйданнарда кәбестә, суганның кара орлыгы, аш чөгендере, кишер, сарымсак үстергән.
-Җәен телевизор кабызганыбыз юк инде. Газеталарны да кышка калдырабыз. Безнең гаилә сезонында иртән сәгать дүрттән аякта. Балаларны да эшкә өйрәтеп үстердек,- ди уңган хуҗабикә.
Чирмешәннән Галия Сафиуллина соңгы елларда шагыйрә буларак танылды. "Хатын-кыз - сәнгать" номинациясендә бүләк алган якташыбыз шигырьләренең кайберләренә көй дә язылган. Радио, телевидениедан иҗат җимешләре яңгырап тора.
Иске Элмәледән Валентина Захарованы "Хатын-кыз - күп балалы ана", Чирмешәннән Гөлүзә Мингулованы "Минем язмыш - минем һөнәрем", Чирмешәннән Рәзилә Латыйпованы "Мәрхәмәтле эшләр юлыннан", Людмила Кузинаны "Хатын-кыз- иҗат", Вера Алкаеваны "Хатын-кыз - оста" номинациясендә мактап "сәхнәгә" дәштеләр, бүләкләделәр.
Чирмешәндәге ресторанда узган бу чарада артистларыбыз исә, җырлап-биеп, кунакларның күңелен күрде. Залда кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылды.
Автор фотолары. Бәйрәмнән фоторепортаж белән сайтыбызның "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined