Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәннән әниле-кызлы Суворовалар малсыз тора алмыйлар

Кешегә вакыты белән күп тә кирәкми икән: кемдер миллионнар, яхталар, асылташлар турында хыялланса, икенчеләр өчен сыерлы булу да - зур сөенеч. Чирмешәннән бер гаилә шундый шатлыкларын безнең белән дә уртаклашты. Район үзәгенең Октябрьская урамында яшәүче әниле-кызлы Сувороваларның йорт алдында печән әйләндергән вакытларына туры килдем. -Менә улым Володя чабып алып кайткан...

Кешегә вакыты белән күп тә кирәкми икән: кемдер миллионнар, яхталар, асылташлар турында хыялланса, икенчеләр өчен сыерлы булу да - зур сөенеч. Чирмешәннән бер гаилә шундый шатлыкларын безнең белән дә уртаклашты.


Район үзәгенең Октябрьская урамында яшәүче әниле-кызлы Сувороваларның йорт алдында печән әйләндергән вакытларына туры килдем.

-Менә улым Володя чабып алып кайткан иде. Киптерәлмибез генә, яңгыр. Әллә ничек матур, аппетитлы, яшел булып җилли алмый әле үләннәр, - дип көенә олы яшьтәге Елена Петровна.

Сувороваларга печән күп кирәк. Элек кәҗә генә асрасалар, хәзер сыер сатып алганнар. Күптәнге хыялларын тормышка ашырырга, сыер, дөресрәге, таналар алышырга дәүләт ярдәм иткән. Бүген алар ике баш мөгезле эре терлек асрыйлар.

-Район һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләренә, белгечләренә бик зур рәхмәт, терлек алу өчен кирәкле язуларны бик тиз ясадылар. Абзар төзергә дип кайтартылган 1900 данә керамзит блок та - алар ярдәме. Аның фундаменты бар инде, терлекләргә торак төзиячәкбез, - дип сүзгә кушылды Чирмешәндә Яшьләр ял итү үзәге директоры булып эшләүче Ирина Суворова.

Бу йортта яшәүче ике хатын-кыз ике баш мөгезле эре терлек, ике кәҗә (хуҗалар савым сыерына елына бер тапкыр бирелә торган 3 мең сум, савым кәҗәсенә - 1 мең сум күләмендә дәүләт субсидиясе ала), дуңгызлар, утызлап куян, 35ләп каз, үрдәк бәпкәләре асрыйлар.

-Бәпкәләр тәмам "алтын" быел, бер тәүлеклекне 280 сумга алдык, ә узган елда шул бәягә ике атналыкны алып була иде. Кыйммәт инде. Аны бит әле яшьләрен бик карап үстерәсе, исәйсеннәр өчен яхшы әүвәл боткалар ашатырга кирәк, алары да арзан түгел аның , - ди Ирина.

Суворовалар, башка сөт җитештерүчеләр кебек, сөтне сатып алу бәясенең түбән булуына көенәләр. Авыл кешесе хезмәтенең бәясе юк. Бүген сыер тотучы саткан бер литр сөтенә 25 сумлык бер буханка ипи ала алмый. Кибеттә бер литр сөт бәясе кимендә 40 сумнан башлана бит, югыйсә.

-Мордва очыннан, безнең Яуркадан көтүгә 40 лап баш мал йөри. Күп түгел инде бер карасаң. Шулай да уңган, мал тотучы гаиләләр шактый безнең урамда. Александр һәм Лидия Якуниннар, Иван һәм Татьяна Прутниковлар, Николай һәм Нина Степановлар бик булдыклы күршеләр. Печән әзерлиләр. Шулай кирәк тә, алма пеш, авызыма төш дип, йоклап ятсаң берни дә булмый, үзеңә тырышырга кирәк, - диләр Суворовалар.

-Элек тә терлек асрамыйча тормагансыздар? - дим Елена Петровнага.

-1977 дә кияүгә чыкканнан бирле, без гел терлек тоттык. Ирем, мәрхүм Александр колхозда шофер булып эшләде. Бер нәрсә дә җиңел бирелмәде, барын да хәләл көч белән таптык, балаларны шулай үстердек,- ди 62 яшьлек пенсионер.

Елена Петровна абзардагы Субботканы сөеп алды. 1 апрельдә, шимбә көнне туган яшь бозауларын шулай атыйлар икән. Бәпкә, куяннарны карап чыкканнан соң, Суворовалар тагын печән әйләндерә калдылар. Кояш булганда, аны җилләтеп, өеп куясы иде. Эш күп бу гаиләдә. Әнә Казанга эшкә киткән Володя янә Чирмешәнгә кайтмакчы икән. Ул иртән тагын печәнгә китәчәк, азык ташырга йортта "атлары" - арбалы мотоблоклары бар. Ә син, яңгыр, бераз яумыйча тор инде, азапланып тапкан мал азыгын урнаштырсын адәм баласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined