7 июль 2017 яңалыклары
-
Чирмешәндә туучылар күп түгел
Агымдагы елның июнендә районда 15 сабый туган, ел башыннан аларның саны 67гә җиткән (үткән елның шул чорында 31гә күбрәк - 98, ә июньдә 23 сабый туган булган). Кызганыч, үлүчеләр бизмәне күпкә авыррак шул, алты айда районда 166 кеше бакыйлыкка күчкән (үткән елның шул чорында - 147), шуларның 12се - июньдә.
-
Чирмешән кызы Рәйханә интернет-журналда эшләячәк
Чирмешән лицееның 11 сыйныф укучысы Рәйханә Мәслахетдинова "Понедельник" дип аталучы интернет-журналда читтән торып стажировка узачак. "Алтын каләм" республика фестивалендә катнашкан якташыбызга шундый бүләк - мөмкинлек бирелгән. Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының "Алтын каләм -2017" республика фестивале дүрт көн - 26 июньнән 30 июньгә чаклы дәвам итте. Рәйханәнең анда икенче тапкыр...
-
Чирмешәннән әниле-кызлы Суворовалар малсыз тора алмыйлар
Кешегә вакыты белән күп тә кирәкми икән: кемдер миллионнар, яхталар, асылташлар турында хыялланса, икенчеләр өчен сыерлы булу да - зур сөенеч. Чирмешәннән бер гаилә шундый шатлыкларын безнең белән дә уртаклашты. Район үзәгенең Октябрьская урамында яшәүче әниле-кызлы Сувороваларның йорт алдында печән әйләндергән вакытларына туры килдем. -Менә улым Володя чабып алып кайткан...
-
Чирмешән районының өч мәктәбендә капиталь ремонт бара
Ульяновка, Иске Элмәле һәм Кармыш мәктәпләрендә капиталь ремонт башланган. Бу уку йортларын яңартуга нефтьчеләр 29 миллион сум чамасы акча тотачак. -Бер үк оешма эшчеләре төзелеш эшләрен өч мәктәптә дә параллель рәвештә алып бара, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова. - Төзүчеләр, идәннәрне сүтеп, бетонлыйлар, шул ук вакытта стеналарны...
-
Үгез гөмбә җыючыларны сөзгән: ир-ат үлгән, хатын-кыз хастаханәдә
Татарстанның Нурлат районы Каравыл Тавы авылы янында фаҗига: кичә үгез 62 яшьтәге ир-ат һәм хатын-кызга ташлана. Бу һөҗүм буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Үгез сөзүеннән алган җәрәхәтләрдән ир-ат урында ук җан бирә. Кабыргалары нык сынган хатын-кыз хастаханәгә...