Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәннең тарихи валы да туберкулездан саклый

    Узган ел бездә флюорография үткән 10525 райондашыбызның бишесендә туберкулез чире ачыкланган. Шушы ысул белән табиблар җиде кешедә яман шеш - үпкә рагы да тапканнар. Соңгы мисалда, ике якташыбызның бишәр-алтышар ел буе "флюорографиягә төшмәве" сәбәпле, авырулары нык азып өлгергән. Районда туберкулез белән авыручы 11 кеше исәптә тора. Аларның 80 процентында чирләре...

    Узган ел бездә флюорография үткән 10525 райондашыбызның бишесендә туберкулез чире ачыкланган. Шушы ысул белән табиблар җиде кешедә яман шеш - үпкә рагы да тапканнар. Соңгы мисалда, ике якташыбызның бишәр-алтышар ел буе "флюорографиягә төшмәве" сәбәпле, авырулары нык азып өлгергән.

    Районда туберкулез белән авыручы 11 кеше исәптә тора. Аларның 80 процентында чирләре үпкәләрендә икән. Район үзәк больницасы табиб-фтизиатры Дамир Мингатин әйтүенчә, күбесе бу авыруны азып-тузып, эчеп-салып йөрү, тәртипсез тормыш алып барулары аркасында йоктырган. Шунлыктан туберкулезны ияртмәү өчен ул, иң беренче чиратта, вакытында ашарга, тук булырга, кул юудан башлап, шәхси гигиена таләпләрен үтәргә, гади генә әйткәндә, чиста, пакь йөрергә өнди.
    -Ачык туберкулезлы авыру уртача егермеләп кешене зарарларга мөмкин, - ди Дамир Хәсән улы. - Чир йөткерү, төчкерү юлы белән күчәргә мөмкин. Юеш чүпрәк күрмәгән бүлмә тузанында зарарлы бактерияләр айлар буе саклана. Чирнең туберкулезлы авыру кулланган киеменнән, урын-җир әйберләреннән, савыт-сабасыннан йогуы мәгълүм. Боларның аерым булуы шарт. Өйдә бүлмәләргә кояш нурын күрсәтергә, аларны ешрак җилләтергә кирәк.
    Туберкулезның башлангыч стадиясендә хәлсезлек, тиз ару, аппетит булмау, ябыгу хас. Чир үпкәдә булганда, авыру әүвәл коры ютәлли, тыны бетә, калтырый, нык тирли. Шулкадәр зәһәр һәм астыртын зәхмәт бу: аның таякчыклары сөякләрне, буыннарны, күзне, тирене, җенес органнарын да зарарларга
    мөмкин.
    Бу чир белән авырмас өчен табиб-фтизиатр якташларыбызга саф һавада ешрак булырга, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, яхшы тукланырга киңәш итә. Һәм иң мөһиме, елга бер тапкыр флюорография узарга, вакытында тубекулезга каршы вакцинацияне ясатырга киңәш итә. Наратлы урманнарда (бу агачлар микробларны үтерә) йөрү дә файдалы икән. Әйтик, район үзәгендә ерак барасы да түгел, моның өчен тарихи вал урманы менә дигән урын, ди ул. Флюорографиянең үпкәдә рак авыруын вакытында ачыкларга ярдәм итүен дә онытмау зарур.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: