Чирмешәннең тарихи валы да туберкулездан саклый
Узган ел бездә флюорография үткән 10525 райондашыбызның бишесендә туберкулез чире ачыкланган. Шушы ысул белән табиблар җиде кешедә яман шеш - үпкә рагы да тапканнар. Соңгы мисалда, ике якташыбызның бишәр-алтышар ел буе "флюорографиягә төшмәве" сәбәпле, авырулары нык азып өлгергән.
Районда туберкулез белән авыручы 11 кеше исәптә тора. Аларның 80 процентында чирләре...