Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр сайлау алдында: социаль пакетмы әллә акчамы?

Районда 5953 пенсионер яши, шуларның 2206сы федераль ташламаларга ия. Әлеге пенсионерларның 1468се социаль пакет аша бирелүче дарулардан баш тарткан, ягъни бу ярдәмне 66,5 проценты акчалата ала. 1 февральдән социаль хезмәтләр җыелмасының күләме арткан, хәзер тулы социаль пакет 995 сум 23 тиен тәшкил итә. Дарулар өчен 766 сум 55 тиен каралган,...

Районда 5953 пенсионер яши, шуларның 2206сы федераль ташламаларга ия.

Әлеге пенсионерларның 1468се социаль пакет аша бирелүче дарулардан баш тарткан, ягъни бу ярдәмне 66,5 проценты акчалата ала.
1 февральдән социаль хезмәтләр җыелмасының күләме арткан, хәзер тулы социаль пакет 995 сум 23 тиен тәшкил итә. Дарулар өчен 766 сум 55 тиен каралган, санатор-курорт дәвасына - 118 сум 88 тиен, электричкада йөрү өчен - 110 сум 9 тиен.
-2017 елда социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалануга теләгегезне белдереп, яки аннан баш тартуыгыз хакында бу елның 1 октябренә кадәр төгәл карар кабул итәргә, безгә килеп гариза язарга кирәк, - ди район Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова. - Тик социаль пакеттан баш тартканчы уйлап бетерегез, 1 октябрьдән соң фикерегезне үзгәртә алмыйсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соцпакет Пенсия фонды федераль ташламаларга ия авыруларга