Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр ничек ял итә?

Җәй - яллар, отпускалар чоры. Мөмкинлекләре булганннар бу вакытта анда-монда барып чит җирләрне күреп кайта. Кемдер ялын, киресенчә, эшләргә дип ала, я үзебезнең табигать почмакларында еллык көч туплый. Озын сүзнең кыскасы, җәйге ялларын, гомумән җәйне ничек уздырулары хакында кайбер райондашлардан белештек. Ринат Зыятдинов (Лашман авылы): - Отпускамны май аенда, июнь...

Җәй - яллар, отпускалар чоры. Мөмкинлекләре булганннар бу вакытта анда-монда барып чит җирләрне күреп кайта. Кемдер ялын, киресенчә, эшләргә дип ала, я үзебезнең табигать почмакларында еллык көч туплый. Озын сүзнең кыскасы, җәйге ялларын, гомумән җәйне ничек уздырулары хакында кайбер райондашлардан белештек.


Ринат Зыятдинов (Лашман авылы): - Отпускамны май аенда, июнь башында алган идем, ул өйдә эшләп узды. Малларга блоктан абзар күтәрдем, түбәсен ябып куйдым. Ике сыерыбыз, бер буаз танабыз бар.

Хәзер печән хәстәрләү мәшәкатьләре башланды. Ходай әнә киптерергә генә бирми, яңгыр комачаулый. Ял итәсезме, дисез. Безнең ял "бакчасарайда" инде ул, бәрәңгесе, чөгендере дигәндәй. Эш күп, анда-монда барырга акчасы кирәк бит әле аның. Ял итәргә эш арасында да вакыт табып була. Башка елларда балыкка йөреп ял итә идем, әйтәм бит, быел эш күп булгач, анысына әле бер дә барган юк. Бакчага чыгып кына балалар белән шашлык кыздыргаладык. Ял шул инде ул.

Надеҗда Мензелина (Әккәрәй): - Күптән түгел Адлерда ял итеп кайттым. Анда туганнар белән микроавтобуста бардык, бер атна тордык. Улым белән икебезгә 50 мең сум акча тоттык. Бүләкләр, бераз киемнәр алырга да калды.

Еракка ялга беренче тапкыр гына баруым. Үкенмим, акчам да жәл түгел. Кеше елына бер тапкыр булса да шулай ял итеп, дөнья күреп кайтырга тиеш икән, дидем. Һәрхәлдә, тырышырга, шуңа омтылырга кирәк. Чит илгә генә димәгән. Ялдан соң кәеф яхшы, арыганнар диңгездә калды. Анан кайткач әти-әниләргә булыштым. Киләсе елга Санкт-Петербургка барырга планлап куйдым. Шул шәһәрне күререргә күптән хыялланам. Ә җәйнең кояшын, җылысын көтәбез. Балыкка йөреп тә ял итәргә яратам.

Радик Мөхәммәтшин (Чирмешән): - Июль аенда 28 көнгә отпускага чыгам. Дуслар белән, алты-җиде кеше, Байкал күленә барырга сөйләштек. Казаннан автобус белән ике тәүлек барасы, юлда Омскида бер көн ял, аннан тагын бер тәүлек барасы, автобуста йокларлык ятаклы урыннар бар, диделәр. Байкалда отель, ике тапкыр ашату, эскурсияләр. Ике кешегә бу 17 мең сумга төшә.

Соңгы биш елда җәйләрен шул кампания белән Кандракүлгә йөрдек. Анда да бик яхшы, матур, рәхәт, черки дә юк анда.

Ә хәзер, эштән соң, кичләрен велосипедта йөрибез, Чирмешән егетләре, кызлары арасында бу - модада. Яшьләр генә дә түгел әле, олылар арасында да популяр әлеге ял төре. Җәй шулай уза инде, Ивашкино, Күтәмә, Лашман буаларына балыкка йөрибез. Апа белән җизни йорт өлгертәләр, аларга булышырга да вакыт кала.

Ольга Гайнанова (Түбән Кармалка): - Мәктәптә укытучы булып эшлим, 1 июньнән отпускада. Беркая да барырга җыенмыйм. Өйдә генә булырбыз, чөнки ерак җирләргә барырга акча кирәк бит. Бу көннәрдә бакчада эшлибез, яңгырлар арасында бәрәңге араларын, яшелчә түтәлләрен чүптән арындырып өлгердек.

Ә менә җәйнең мондый табигате, салкыны, яңгыры артыкка китте, туйдырды. Җәй күрәсе, кояшны күрәсе килә. Бакчада бар да начар үсә. Әгәр яхшы һава торышы булса, бездә дә рәхәт, әллә кая барасы да түгел.

Эльмира Шириязданова (Чирмешән): - Отпускамның бер өлешен март аенда ук алган идем. Чит ил - Гарәп Әмирлекләрен күреп кайттык. Кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да андый җирләрне күрергә барырга тиеш, дип саныйм.

Сентябрь аендагы отпуска өлешемдә туйга барабыз, гаилә дустыбызның кызы кияүгә чыга. Аннары бакчадагы көзге эшләргә дә көннәребез кала.

Җәй көне ял алып булмый, безнең эштә бу иң кызу вакыт, эш күп, анда-монда китә алмыйсың. Шулай да балалар белән балыкка, урманнарга йөрибез. Безнең табигать искиткеч бит. Җәй салкынчарак булса да, бар да яшел, бар да матур. Көннәр җайланыр әле, алда июль, август бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined