28 июнь 2017 яңалыклары
-
Чирмешән районы халкын, кунакларны район Сабан туена чакырабыз
2 июльдә, якшәмбе көнне стадионда булачак район Сабан туена рәхим итегез! Сабантуйда кыр эшләренә йомгак ясалачак, уңганнар бүләкләнәчәк. Көрәш, уеннар барышын да тамаша калырсыз. Бәйрәм сәгать 10да башлана, ә ат чабышларына 9 сәгать 30 минутта старт бирелә. 1 июль көнне, 17 сәгатьтә кичке Сабантуй да үткәреләчәк. Анда да концерт, уеннар...
-
Чирмешәнлеләр ничек ял итә?
Җәй - яллар, отпускалар чоры. Мөмкинлекләре булганннар бу вакытта анда-монда барып чит җирләрне күреп кайта. Кемдер ялын, киресенчә, эшләргә дип ала, я үзебезнең табигать почмакларында еллык көч туплый. Озын сүзнең кыскасы, җәйге ялларын, гомумән җәйне ничек уздырулары хакында кайбер райондашлардан белештек. Ринат Зыятдинов (Лашман авылы): - Отпускамны май аенда, июнь...
-
Чирмешән лицеенда - чыгарылыш кичәсе (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Чирмешән мәчетеннән - күчтәнәч
Рамазан аеның ахыргы көннәрендә Чирмешән мәчете мәхәлләсе, дин юлындагы кардәшләребез ярдәме белән, ялгыз әби-бабайларга, мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә күчтәнәчләр таратты. Кайнар пылау, яшелчәләр салынган пакетларны 35 чирмешәнленең өйләренә үк илтеп биргәннәр. Бу күчтәнәчләр белән мөселманнар гына түгел, башка дин кешеләре дә сыйланган, аларга да Рамазан аен, Ураза гаетен бәйрәм буларак...
-
Полиция хезмәткәрләре Казанда командировкада
Казан шәһәрендә Конфедерацияләр кубогы буенча футбол матчлары барган көннәрдә район полиция бүлеге хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен саклауда катнаша. Районнан анда барган 9 кешелек төркемне участок инспекторлары начальнигы Марат Сабиров җитәкли. Полиция хезмәткәрләренең әлеге командировкасы бер айга сузыла.
-
Яшүсмерләргә -игътибар һәм кайгырту
Кадетлар мәктәп-интернатында балалар һәм яшүсмерләр арасында психоактив матдәләрне куллануны кисәтү буенча зур эш алып барыла. Баланың наркотик матдә куллануы еш кына үзебез тудырган шартларда башлана. Ата-аналарның эштә булуы, балаларга игътибар, көндәлек контроль җитмәү, үз проблемалары белән генә шөгыльләнү баланың гаиләдә үзен ялгыз итеп тоюына китерә, нәтиҗәдә балигъ булмаган үсмер наркоманиягә...