Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр, диктант язып, белемнәрен тикшерделәр

Чирмешәндәге үзәк китапханәдә узган “Зур этнографик диктант” Бөтенроссия акциясендә 61 кеше катнашты. Алар арасында пенсионерлар да, мәктәп укучылары да бар иде. Түбән Чегодай авыл китапханәчесе Разыя Фәсхетдинова бу чарада инде икенче ел рәттән катнашты.

-Минемчә, быел сораулар кызыграк булды, - ди 61 яшьлек Разыя Мөхәррәм кызы. – Узган елны да кайтып, җавапларны интернет буенча тикшердем, җавап бирә алмаган сорауларга җавап таптым.  Республикада яшәүче халыкларга кагылышлы сораулар булуы да бик әйбәт. Мондый чаралар кирәк шул, алар эзләнергә, укырга, белемнәрне арттырырга этәрә.

Диктант язуда Россиядә яшәүчеләр һәм рус телен белүче чит ил гражданнары да катнаша ала. Аларның белеме, нинди дин тотуы, гражданлыгы һәм яше мөһим түгел.

Диктант биремнәре утыз сораудан тора.  Егерме сорау барысы өчен дә уртак булса, унысы Татарстанга кагылышлы иде. Җавап язу өчен 45 минут вакыт каралган. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь утыз балл бирелергә мөмкин.

Чарада укытучылар да катнашты. Алар эшләрен беренчеләр булып тапшырдылар.

Чирмешән лицееннан тарих укытучысы Фирдәвес Рәхимҗанова да икенче тапкыр диктант язган икән.

-2016 нчы елда әлеге акциядә катнашкан идем, - ди Фирдәвес Гариф кызы. – Тарих укытучылары өчен бирелгән  сораулар авыр түгел, күбесе мәктәп программасына кертелгән. Кызыклы биремнәр дә бар иде.

1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Анастасия Митрюхина һәм Дарья Кузнецовалар да биремнәрне авыр булды дип санамыйлар.

-Укытучыбыз шундый диктант язарга тәкъдим иткәч, без тизризалаштык, - диләр кызлар.- Белемнәребезне тикшереп карадык. Кайбер сораулар авыр күренде, җаваплары дөресме икәнен төгәл генә әйтә алмыйбыз.

Этнографик диктантның җаваплары 10 ноябрьдә www.miretno.ru сайтында бастыралачак, шәхси нәтиҗәләрне идентификация номеры буенча 12 декабрьдә белеп була.

Автор фотосы.

Күбрәк фотолар  фоторепортажлар бүлегендә. http://nashcheremshan.ru/photo/chirmeshnd-61-keshe-etnografik-diktant-yazdy-fotoreportazh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев