Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә яшәүче якташыбыз юбилеена газета редакциясеннән бүләк алды

Бу көннәрдә Рөстәм Гаяз улы Габидуллин котлаулар кабул итә. Көтелмәгән җирдән, аңа бүләкләр дә килә.

Хәзер ул бөртекне яңа ваклагычта чыгарачак, аны район газетасына язылучылар арасында үткәрелгән призлар уйнатуда отты.

– Моңа кадәр лотерея билетына да бернәрсә отканым булмады, - ди Рөстәм Гаяз улы. – Шуңа да әлеге зур призга нык сөендем. Бөртек ваклагычыбыз бар, әмма инде искерде. Бүләккә эш булачак, без байтак тавык асрыйбыз, аларга бөртекне ваклатып бирәбез.

Иске Кадида туган Роза һәм Якты Тау егете Рөстәм инде егерме елдан күбрәк Чирмешәндә гомер итәләр, ике бала үстергәннәр.

27.07.1967 датасында туган Рөстәм Гаяз улы озак еллар нефтьчеләрдә, әүвәл колхозда эшләгән. Юбиляр тормыштан канәгать.

– Район газетасын көтеп алабыз, кат-кат укыйбыз. Анда туган авылым, аның кешеләре турында да язмалар чыккалый, - ди нәкь бу атнада 55 яшьлеген билгеләп үтүче Рөстәм Габидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев