Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә ветеран Чупахинны кадетлар да котлады

Чирмешәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Чупахинга 89 яшь тулды. Шул уңайдан аны кадетлар да котлады. -1943нче елның 7 январенда Чирмешән авыл җирлегеннән фронтка 56 кешене озаттылар, -ди Александр Васильевич. -Төгәл хәтерләмим, сугыштан шул чакырылыштан 10-15 кеше генә кайттык бугай. Бүген алардан бер мин генә исәннәр арасында йөрим. Александр...

Чирмешәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Чупахинга 89 яшь тулды. Шул уңайдан аны кадетлар да котлады.

-1943нче елның 7 январенда Чирмешән авыл җирлегеннән фронтка 56 кешене озаттылар, -ди Александр Васильевич. -Төгәл хәтерләмим, сугыштан шул чакырылыштан 10-15 кеше генә кайттык бугай. Бүген алардан бер мин генә исәннәр арасында йөрим.
Александр Чупахин артиллеристлар частендә хезмәт итә. Курск дугасында булган сугышта катнаша. Якташыбызга Сайм, Десна, Днепр елгаларын да кичәргә туры килә. Днепр өчен барган көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен ул "Ватан сугышы" ордены белән бүләкләнә.
Киев урамнарында барган бәрелешләрнең берсендә якташыбыз каты яралана. Госпитальда дәваланганнан соң, аны хезмәткә яраксыз дип комиссовать итәләр. Сугыштан соң Александр Васильевич озак еллар "Красный Октябрь" хуҗалыгында бухгалтер булып эшли.
Ветеранны гомер бәйрәме белән котларга ТР Хәрби комиссариатының Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин, кадет мәктәп-интернаты директоры Рафаэль Сөләйманов һәм 10 класс укучылары белән класс җитәкчеләре Рәфис Хөснетдинов килгәннәр.
Балалар элеккеге фронтовикка үзләре агачтан ясаган кухня кирәк-яраклары бүләк иттеләр һәм берничә җыр башкардылар.
-Шундый хөрмәт күрсәткәнегез өчен мин сезгә бик рәхмәтле,- диде Александр Васильевич, күңеле булып, күз яшьләрен яшерә алмыйча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераны