Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә балалар хокуклары турында сөйләштеләр

    Түбән Кармалка авылыннан 8нче класста укучы авыру бер бала коррекцион мәктәптә белем алырга тиеш. Андый урын Лашманда бар, тик ул - коррекцион мәктәп башлангыч кына. Бөтенроссия балаларга бушлай юридик ярдәм көне уңаеннан Чирмешән лицеенда оештырылган "түгәрәк өстәл"дә бу проблема да күтәрелде. Кичекмәстән, бу мәсьәлә хәл ителәчәк, балага белем алу мөмкинлеге...

    Түбән Кармалка авылыннан 8нче класста укучы авыру бер бала коррекцион мәктәптә белем алырга тиеш. Андый урын Лашманда бар, тик ул - коррекцион мәктәп башлангыч кына.

    Бөтенроссия балаларга бушлай юридик ярдәм көне уңаеннан Чирмешән лицеенда оештырылган "түгәрәк өстәл"дә бу проблема да күтәрелде. Кичекмәстән, бу мәсьәлә хәл ителәчәк, балага белем алу мөмкинлеге тудырылачак.
    Әлеге чараның төп кунаклары - Чирмешән мәктәпләренең өлкән класс укучылары. Алар бу сөйләшүгә ныклап әзерләнгәннәр. 1нче Чирмешән мәктәбе укучылары хокукларын ни дәрәҗәдә белүләрен презентация рәвешендә тәкъдим иттеләр. Балалар төрле, ә хокуклары бер үк икәнен расладылар. 2нче мәктәп тә балалар хокукларын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтте, ә лицей укучылары аларның чыгышларын куәтләп, Украинада балаларның хокуклары бозылуын әйтеп үттеләр.
    Бу чарада хокук сагында торучылар, юристлар, Казаннан килгән вәкил, мәгариф, социаль яклау бүлекләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белгечләре, районның инвалидлар җәмгыяте рәисе укучыларның, тәрбиягә бала алган ата-аналарның сорауларына җавап бирделәр.
    1959 елның 20 ноябрендә Берләшкән Милләтләр оешмасы балалар хокукы Декларациясе кабул иткәч бу көн Бөтендөнья балалар көне дип игълан ителгән. Ә 1989 елның нәкъ шул көнендә балалар хокуклары турында Конвенция кабул ителгән. Шуның өчен 20 ноябрь Бөтенроссия балаларга бушлай юридик ярдәм көне буларак билгеләп үтелә.
    Ятим балаларга уку йортларына кергәндә ташламалар булу-булмавы белән дә кызыксындылар. Укырга керүче балаларның имтихан нәтиҗәләре бертөрле булганда ятим бала беренче үтә, бушлай әзерлек курсларында да шөгыльләнә ала.
    -Безнең районда 26 гаиләгә тәрбиягә алынган 52 бала бар. Быел, андый гаиләләр саны алтыга (11 балага) артты. Ел ахырына кадәр тагын бер гаилә ике ятимне үзенә сыендырачак. Ә бер бала яңадан үз әти-әнисенә кайтарылды,- ди опека һәм попечительлек секторы баш белгече Светлана Севастьянова.
    Тәрбиягә бала алган гаиләләргә дәүләт финанс ягыннан ярдәм итә. Әти яки әни кешенең эш стажы бара, хезмәт хакы түләнә, ә бала пособие ала. Күп балалы гаиләләргә булган ташламалар да саклана.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: