Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән урамнарын кардан кем чистарта?

Быел Чирмешән урамнары бозлы, кардан вакытында чистартылмый. Бу турыда район газетасы редакциясенә дә шалтыратучылар күп. Әлеге проблема уңаеннан без Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиевага мөрәҗәгать иттек. -Чирмешән авыл җирлеге территориясендә урнашкан авыллар урамнарын, тендер нигезендә отып, 1 январьга кадәр Яр Чаллыдан "ПромрегионСтройсГруп"дигән оешма чистартырга бурычлы, - диде...

Быел Чирмешән урамнары бозлы, кардан вакытында чистартылмый. Бу турыда район газетасы редакциясенә дә шалтыратучылар күп. Әлеге проблема уңаеннан без Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиевага мөрәҗәгать иттек.

-Чирмешән авыл җирлеге территориясендә урнашкан авыллар урамнарын, тендер нигезендә отып, 1 январьга кадәр Яр Чаллыдан "ПромрегионСтройсГруп"дигән оешма чистартырга бурычлы, - диде Светлана Сарыйм кызы. - Алар үз өстенә алган бурычны тиешле дәрәҗәдә үти алмыйлар. Муниципаль контракт нигезендә бу җәмгыять 62 километр юлларны кардан арындырырга тиеш, монда, район үзәгеннән тыш, Кирпеч заводы поселогы һәм Казанка, Түбән Чегодай авыллары да керә. Билгеле, өч берәмлек техника белән генә алар бу эшне сыйфатлы башкарып өлгерә алмый. Безгә дә дәгъва белдерүчеләр бик күп, көн саен диярлек шалтыраталар. Аларны аңлыйм, быел кыш кайбер урамнарга тракторның бер тапкыр да кергәне булмады. Яңа елда урамнарны кардан чистарту буенча подрядчы оешма сайлап алуга яңабаштан тендер уздырылачак, бу мәсьәлә уңай хәл ителер дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы урамнардан кар чистарту