Иске Сережкинода заманча яңа мәдәният йорты төзелде. Быел Иске Үтәмештә җитмеш биш бала үзгәртеп корылган яңа мәктәпкә укырга барачак. Чирмешәндәге "Каенкай" балалар бакчасында да сөенечле вакыйга - өр-яңадан диярлек эшләнгән яңа бинага күченделәр.
Әлеге объектларда Республика көне алдыннан бәйрәмчә, тантаналы чаралар үтте. Аларда бик күп кунаклар, шул исәптән, Татарстан Республикасы...
Иске Сережкинода заманча яңа мәдәният йорты төзелде. Быел Иске Үтәмештә җитмеш биш бала үзгәртеп корылган яңа мәктәпкә укырга барачак. Чирмешәндәге "Каенкай" балалар бакчасында да сөенечле вакыйга - өр-яңадан диярлек эшләнгән яңа бинага күченделәр.
Әлеге объектларда Республика көне алдыннан бәйрәмчә, тантаналы чаралар үтте. Аларда бик күп кунаклар, шул исәптән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Районга эшлекле визиты вакытында аны иң әүвәл Иске Сережкинога алып бардылар. Биредә тәбрикләү сүзләре әйтеп, парламент башлыгы бу объектның озак хезмәт итүен теләде. Мәдәният йортына музыкаль инструментлар алу өчен 100 мең сум акча бирелүен әйтеп тә сөендерделәр. Хөкүмәт, мәдәният министрлыгы исеменнән.
Иске Сережкино халкы яңа мәдәният йортының матурлыгын, купшылыгын бүген үз күзләре белән күрде. Яшьләргә генә түгел, олыларга да бергә җыелырга, күңел ачарга урын булды бит. Йөз урынлы тамаша залы сәхнәсендә концерт та тәкъдим иттеләр. Беренче концерт. Билгеле, күпчелек җырлар чуваш телендә яңгырады. Искесережкинолыларның шатлыгын уртаклашырга районның башка авылларыннан да йөзләрчә кеше килгән.
Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыгы Наил Зарипов белән бергә биредәге фельдшер-акушерлык пунктына да кереп чыктылар, төзелеш сыйфатын югары бәяләделәр.
-Бу объект төзелешендә авыл халкы да читтә калмады. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, район җитәкчесе Наил Зариповка, кече авыллар турында конкрет кайгыртулары өчен зур рәхмәт, - диде Надежда Свежинкина, сережкинолылар исеменнән чыгышында.
Иске Үтәмеш мәктәбендәге үзгәрешләрне ачыграк тоемлау өчен, бинаның әле язгы вакыттагы хәлен генә искә төшерү дә җитә. Осталар шул, алар кулы тигәч, ремонттан соң хәтта кабинетлар да зураеп киткән төсле. Электр, су, җылылык челтәрләрен яңабаштан эшләгәннәр, җылы бәдрәфләргә хәтле ясаганнар монда. Фельдшер - акушерлык пунктына да урын табылган. Әллә ничә кабинетта өр-яңа җиһазлар урын алган, авыруларга беренчел ярдәм күрсәтү өчен бар да кул астында. Шул ук бинада балалар бакчасы да урнашкан. Актлар залы, туган як тарихы музее да зәвык белән эшләнгән.
-Утыз биш еллык бинабызны шундый хәлгә китергән һәркемгә рәхмәт, - диде мәктәп директоры Светлана Әхтәмова.- Яңа уку елында беренче класска унбер бала киләчәк, барысы 75 егет һәм кыз укыячак.
Иске Сережкинода һәм Иске Үтәмештә төп төзүчеләр Яңа Чишмәдән, Хәлим Билдановның булдыклы осталары.
Чирмешәндә, элек "Татфондбанк" филиалы урнашкан, бик уңайлы урындагы бинаны район җитәкчелеге, белгечләр, төзүчеләр белән бергә, капиталь ремонтлауга яңа хуҗалар - "Каенкай" бакчасы коллективы да зур өлеш кертте. Соңгы бер айда ал-ял белмәделәр. Бу объектта бар да, энәсеннән җебенә кадәр дибез, кырт иттереп эшләнгән. Эчке якта гына түгел, тышта да ахырдан "ямап йөрергә" калдырмаганнар.
Якты, иркен, өр-яңадан җиһазланган бүлмәләр, зәвык белән ясалган, бизәлгән уен мәйданчыгы нәниләргә ошамыйча калмас ("Каенкай"да алтмышлап бала тәрбияләнә).
Райондагы 25 балалар бакчасына 821 сабый йөри, шулардан 408се - Чирмешәндәге бакчаларга.
"Төзелеш компаниясе" җәмгыяте бинаның тышын, җылыткыч материаллар куеп, сайдинг белән каплаган. Бакчада яңа утыртылган чыршы үсентеләре тамыр җибәрде. Янәшәдәге, ташландык диярлек йорт, сарайлар сүтеп алынды. Аңлашыла, балалар матурлыкны күреп үсәргә тиеш.
Бакчага интерактив комплект та бүләк итеп калдырдылар.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә килеп кергәндә монда егетләр тирләп-пешеп көрәш, бокс белән шөгыльләнә иде. Булачак чемпионнарга, батырларга уңышлар теләп, Фәрит Хәйрулла улы сәламәтлекне саклауның мөһимлеген дә әйтеп узды. Монда да бинаны өр-яңа иткәннәр диярсең, ремонт сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел.
-Соңгы елларда Чирмешән районында уңай үзгәрешләр бар. Халыкта сораулар да аз түгел,- диде Фәрит Мөхәммәтшин, республика журналистларына интервью биргәндә. Аңа бездә шикәр чөгендере мәйданнарының кимүе аңлашылып бетми. Авыл хуҗалыгына да игътибарны көчәйтү сорала. Украинадагы хәлләр, сугыш белән бәйле рәвештә, Россиягә карата санкцияләр вакытында терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру өстәмә табыш китерер иде. Дәүләт Советы рәисе район мәдәният йортында актив белән очрашуда да кайбер мөһим мәсьәләләргә мөнәсәбәтен белдерде, сорауларга җавап бирде.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
Фоторепортаж сайтның "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә.
Нет комментариев