25 август 2014 яңалыклары
-
Чирмешән районында “өй туйлары“ гөрли
Иске Сережкинода заманча яңа мәдәният йорты төзелде. Быел Иске Үтәмештә җитмеш биш бала үзгәртеп корылган яңа мәктәпкә укырга барачак. Чирмешәндәге "Каенкай" балалар бакчасында да сөенечле вакыйга - өр-яңадан диярлек эшләнгән яңа бинага күченделәр. Әлеге объектларда Республика көне алдыннан бәйрәмчә, тантаналы чаралар үтте. Аларда бик күп кунаклар, шул исәптән, Татарстан Республикасы...
-
Минем тавыш та кирәк
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларга ике атнадан артык вакыт калды. Ә сез сайлау алды кампаниясе белән кызыксынасызмы, сайлауларда катнашырга ниятлисезме? Бүгенге сорашу шул хакта. Елена Чернышева (Түбән Кармалка): -Сайлауларга, һичшиксез, барачакмын. Кем өчен тавыш бирәсемне дә билгеләп куйдым. Минем тавыш та роль уйный дип саныйм. Миләүшә Мөхәммәтҗанова (Лашман): -Сайлауларда һәркем...
-
Сорау - җавап
Интернеттан запас частьларга заказ бирдем. Алар кибеткә килде. Кибеттә исә әлеге запас частьларның машинама туры килмәве ачыкланды. Мин акчамны кире кайтара аламмы? Марат. Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама бүлегенең райондагы белгеч-эксперты Лилия Мортазина җавап бирә: -Әйе, сез акчагызны ала аласыз. Товарны яңадан кибеткә тапшыру тәртибе турында мәгълүмат...
-
Чирмешән районында “Мәк“ операциясе бара
1 августтан 25 октябрьгә кадәр "Мәк" операциясенең икенче этабы үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты - составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне юк итү, наркотик куллануга юл куймау. -"Мәк" операциясе барышында полиция хезмәткәрләре күпләп киндер үсә торган урыннарны эзли, тапкан очракта авыл җирлекләре башлыкларына, җир биләмәләре хуҗаларына аны юк итү турында күрсәтмә...