Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында су ташу куркынычы бар

Язгы ташу вакытында Бәркәтә авылында 76 йортта яшәүче 166 кешегә, Түбән Кармалкадагы өч йорттагы 6 кешегә су басу куркынычы яный. Һәр авыл җирлеге Советы каршында язгы су ташуга каршы комиссия оештырып, оператив план төзергә кирәк. Оешмалар да, үзләренә тиешле эшләрне башкарып, халыкның иминлеген тәэмин итәргә бурычлы. -Иң элек һәр авыл...

Язгы ташу вакытында Бәркәтә авылында 76 йортта яшәүче 166 кешегә, Түбән Кармалкадагы өч йорттагы 6 кешегә су басу куркынычы яный.

Һәр авыл җирлеге Советы каршында язгы су ташуга каршы комиссия оештырып, оператив план төзергә кирәк. Оешмалар да, үзләренә тиешле эшләрне башкарып, халыкның иминлеген тәэмин итәргә бурычлы.
-Иң элек һәр авыл җирлегендә халыкны һәм терлекләрне эвакуацияләү өчен вакытлыча яшәү урыны әзерләргә кирәк. Куркыныч янаган очракта барына да әзер булу сорала,- ди ТР Гражданнар оборонасының райондагы өлкән белгече Мирзагали Мирзаянов. - Сулыклар буена кисәтүче аншлаглар урнаштыру, фермаларда су басу чорына терлек азыгы запасы булдыру сорала.
Бу чорда, барыннан да бигрәк, гидротехник корылмаларны - плотиналарны, буаларны саклау мөһим. Райондагы 16 буаның икесе (Иске Котыш, Күтәмә) авария хәлендә, ә Лагеркадагы буаның суы бөтенләй юк. Чирмешән буасы да Кече Чегодай халкына куркыныч тудыра. Буаларга, плотиналарга үтү өчен юлларны кичекмәстән чистартырга кирәк. Авыл җирлекләре башлыклары су күләмен дә контрольдә тотарга бурычлы.
Районда 20 күпер һәм күтәртелгән юлларның иңкүлекләренә 270 торба салынган. Юлчылар бу торбаларны кичекмәстән кардан чистартып куярга тиеш. Якын көннәрдә газ, электр хезмәте күрсәтүчеләрнең, авыл хуҗалыгы преприятиеләренең дә үзләренә тиешле чараларны җиренә җиткереп үтәүләре сорала.
Язгы ташу вакытында килеп туган гадәттән тыш хәлләр турында (884396) 2-57-01 яки 112 телефон номерлары аша да хәбәр итәргә, ярдәм сорарга мөмкин.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Кече Чегодай су ташулар