Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында “Мәк“ операциясе бара

1 августтан 25 октябрьгә кадәр "Мәк" операциясенең икенче этабы үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты - составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне юк итү, наркотик куллануга юл куймау. -"Мәк" операциясе барышында полиция хезмәткәрләре күпләп киндер үсә торган урыннарны эзли, тапкан очракта авыл җирлекләре башлыкларына, җир биләмәләре хуҗаларына аны юк итү турында күрсәтмә...

1 августтан 25 октябрьгә кадәр "Мәк" операциясенең икенче этабы үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты - составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне юк итү, наркотик куллануга юл куймау.

-"Мәк" операциясе барышында полиция хезмәткәрләре күпләп киндер үсә торган урыннарны эзли, тапкан очракта авыл җирлекләре башлыкларына, җир биләмәләре хуҗаларына аны юк итү турында күрсәтмә бирә,- ди "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенең оперуполномоченные Илшат Галимов.-Быел шундый җиде предписание бирелде инде. Моны эшләмәгән очракта алар җаваплылыкка тартыла.
Кыргый киндер күбрәк ташландык, чүп үләннәре үсә торган җирләрдә тишелеп чыга. Яшь наркоманнар иң әүвәл шул үләнне татый икән. Киндернең берничә ел рәттән бер үк урында үсүе еш күзәтелә. Безнең районда киндер үсә торган участоклар Иске Элмәле, Шешминка, Күтәмә авыл җирлекләрендә бар.
Гомер-гомергә авыл җирлекләрендә бакчаларда мәк үсте. Аны махсус утыртучы да булмады, мәк коелган орлыктан тишелә.
Мәк чәчәге турында җырлар язылган. Әби-бабайлар аның зыяны турында уйламый, матур чәчәгенә соклана. Әмма бүген бакчада мәк чәчәге саны уннан артса, бу инде наркотиклы үсемлекләрне күпләп үстерү санала һәм моның өчен закон каршында җавап бирергә дә туры килүе мөмкин.
Полиция хезмәткәрләре райондашларыбызны игътибарлы булырга чакыра. Авылда шикле, чит-ят кешеләр күренсә, наркотиклы үсемлекләрне җыючылар турында мәгълүматлар булса, 02 яисә 2-54-39 номеры буенча шалтыратып хәбәр бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X