Чирмешән районында 14 кеше туберкулез авырулы
2017 елда рентген-флюорография тикшерүләре вакытында районда туберкулез белән чирләүче 5 кеше ачыкланган. Бүген андый авыручылар саны - 14, шуларның өчесе - бациллалар таратучы, ягъни сакланмасаң, алар чирне башкаларга йоктырырга мөмкин. Район халкы арасында еллар буе рентген-флюорография тикшерүе үтмәүчеләр бар. Алар, нигездә, даими яшәү урыны булмаган кешеләр, тәртипсез тормыш алып баручылар,...
2017 елда рентген-флюорография тикшерүләре вакытында районда туберкулез белән чирләүче 5 кеше ачыкланган. Бүген андый авыручылар саны - 14, шуларның өчесе - бациллалар таратучы, ягъни сакланмасаң, алар чирне башкаларга йоктырырга мөмкин.
Район халкы арасында еллар буе рентген-флюорография тикшерүе үтмәүчеләр бар. Алар, нигездә, даими яшәү урыны булмаган кешеләр, тәртипсез тормыш алып баручылар, фермерларда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә рәсми рәвештә теркәлмичә эшләүчеләр. Андыйларны яллаучылар, кызганыч, үз файдалары хакында гына уйлый.
Рентген-флюорография тикшерүе туберкулезны профилактикалау һәм аны башлангыч стадиядә үк ачыклау максатында үткәрелә. Бу тикшерү ысулы куркыныч түгел, ул авыруның иң таралган төрен - үпкә туберкулезын ачыкларга мөмкинлек бирә. Мәкерле чир исә, чәчләрдән, тырнаклардан кала, барлык органнарга һәм системаларга зыян сала.
Яңа туган баланың иммун системасы әле ныгымаган, инфекцияләргә каршы көчсез була. Шуңа күрә аңа беренче көннәреннән үк туберкулезга каршы вакцина ясау киңәш ителә. Вакцинацияләүдән соң иммунитет ике айлап формалаша, шуңа бәйле, баланың янында туберкулез белән авыручыларның булмавы мөһим.
Туберкулез чирле янында яшәүче йөкле хатынга һәм аның баласына чирне йоктырмас өчен, алар алдан рентген-флюорография тикшерүе узарга тиешләр. Әлбәттә, йөкле хатын-кыз моннан баш тартырга хокуклы, әмма аның бурычы да бар - бала сәламәтлеген кайгырту.
Шунысын онытмыйк, туберкулезны ачыклап була, моны иртә башкарганда чир тулысынча дәвалана. Шуның өчен һәр елны рентген-флюорография тикшерүе узарга, ә балаларга МАНТУ һәм Диаскин-тест ясарга кирәк.
Туберкулез - йогышлы, дөньяда киң таралган чир. Гадәттә үпкәләрне зарарлый, башка органнарга сирәгрәк "каба". Чир, сөйләшкәндә, йөткергәндә һава-тамчылы юл белән, көнкүрештәге әйберләр аша иярергә мөмкин. Микобактерияләрне йоктыргач, авыруның билгеләре сизелми. Органнарга зыян салган туберкулезның билгеләре: йөткерү, хәлсезлек, тиз ару. Сөйләшкән вакытта инфекция төкерек тамчылары белән 70 сантиметрга, йөткергәндә 3 метрга кадәр тарала. яшерен инфекциянең чама белән уннан бер очрагы ачык формага әверелә.
Дамир Мингатин,
район үзәк больницасы врач-фтизиатры.
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев