Чирмешән районында 14 кеше туберкулез авырулы
2017 елда рентген-флюорография тикшерүләре вакытында районда туберкулез белән чирләүче 5 кеше ачыкланган. Бүген андый авыручылар саны - 14, шуларның өчесе - бациллалар таратучы, ягъни сакланмасаң, алар чирне башкаларга йоктырырга мөмкин.
Район халкы арасында еллар буе рентген-флюорография тикшерүе үтмәүчеләр бар. Алар, нигездә, даими яшәү урыны булмаган кешеләр, тәртипсез тормыш алып баручылар,...