Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы җитәкчесе ветераннарга юбилей медальләре тапшырды

Районда гомер итүче 25 Бөек Ватан сугышы ветераны да Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләре иясе булдылар. Югары Кәминкәдә яшәүче Гыйльметдин Галиәкбәровка Россия Президенты исеменнән медальне һәм бүләкләрне район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин район больницасына барып тапшырды. Гыйльметдин абый биредә ветераннар өчен булдырылган махсус палатада дәва ала икән. -Сезнең, ветераннарның, сугышчан...

Районда гомер итүче 25 Бөек Ватан сугышы ветераны да Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләре иясе булдылар.

Югары Кәминкәдә яшәүче Гыйльметдин Галиәкбәровка Россия Президенты исеменнән медальне һәм бүләкләрне район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин район больницасына барып тапшырды. Гыйльметдин абый биредә ветераннар өчен булдырылган махсус палатада дәва ала икән.
-Сезнең, ветераннарның, сугышчан каһарманлыгыгыз һәм хезмәт казанышларыгыз бәяләп бетергесез. Сугыш һәм сугыштан соңгы еллар авырлыкларын үз җилкәләрегездә күтәргәнегез, шул чакта күрсәткән батырлыгыгыз, ныклыгыгыз өчен рәхмәт, - диде район җитәкчесе якташыбызны тәбрикләп.- Сезгә озын гомер, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
Шул ук көнне район җитәкчесе һәм ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин медальләрне Керкәле авылында яшәүче ике ветеранга өйләренә илтеп тапшырдылар.
Быел 90 яшен тутырачак Шәһит Фәттахов 1943нче елны сугышка китә. Көнбатыш фронтка эләгә. Белоруссиянең Гомель, Минск шәһәрләрен дошманнан азат итүдә. Сугыштан соң 37 ел район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя. Күптән түгел генә ул "Белоруссия Республикасын фашист илбасарларыннан азат итүнең 70 еллыгы" медале белән бүләкләнгән иде. Бүген аның медальләр саны тагын бергә артты.
-Кызганыч, исәнлегем какшады шул. Шулай да күңел игътибар сорый,- ди ветеран.-Онытмаганыгыз, зурлап авылга, өйгә килгәнегез өчен дә зур рәхмәт .
Рәуф Билаловны армиягә 1944нче елны алалар. Ул 1951нче елга кадәр Литва республикасында укчы полк составында хезмәт итә. Бүген аның күкрәгенә дә медаль тактылар.
Суз уңаеннан, быел Рәуф абыйга һәм тагын өч сугыш ветеранына: Югары Чегодайдан Габделхак Җиһаншинга, Чирмешәннән Александр Белоноговка, Сосновкадан Захар Прокофьевка район үзәгендә республика программасы нигезендә йортлар салачаклар. Ә Иске Котыштан Прокопий Ашаткин яңа өйне туган авылында төзетергә булган. Гомумән алганда, безнең барлык сугыш ветераннары да яңа тораклы булачак.
Медальләрне тапшыру уңаеннан, район үзәгендә оештырылган тантаналы чарада нибары тугыз ветеран катнаша алган. Калганнарына башкарма комитет җитәкчесе бу истәлекле бүләкне өйләренә илтеп тапшырды. Кызганычка каршы, сугыш ветераннары сафы елдан ел сирәгәя бара. Әйтик, биш ел элек юбилей медальләре белән 73 якташыбыз - сугыш ветераны бүләкләнгән булган. Бүген Урманасты Үтәмеш, Ульяновка, Лашман, Чирмешән, Югары Чегодай, Саминовка, Казанка, Югары Кармалка, Түбән Кармалка, Лашман, Керкәле, Югары Чегодай, Кара Чишмә, Бәркәтә, Югары Кәминкә, Әккәрей, Иске Котыш, Сосновка, Саминовка авылларында гына бу дәһшәтле сугышны кичергән бер яисә ике ветеран калды.
Олы бүләк, сугыш ветераннарыннан тыш, тыл хезмәтчәннәренә дә тиеш. Безнең районда барлыгы 637 кешегә юбилей медальләренең таныклыклары тутырылган. Күпчелек авылларда тыл ветераннары өчен бәйрәмнәр оештырып, табыннар әзерләп, юбилей медальләрен тапшырганнар да инде. Моңа өстәп шушы көннәрдә сүгыш һәм тыл ветераннарына Татарстан Президенты исеменнән азык - төлек пакетлары да бүләк ителәчәк.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ветераннарга медальләр