Мартка кердек. Язгы кыр эшләренә кадәр ай ярымлап кына вакыт калды. Узган ел әлеге мәшәкатьләрдә тәүге чирканчыкны апрель урталарында алганбыз. Алдагы чәчүгә бездә ничегрәк хәстәрләнәләр? Шул уңайдан районыбыздагы кайбер эрерәк хуҗалыкларның хәлләрен белештек.
Рауфан Шәйхетдинов ("Лашман АГРОфирмасы" җитәкчесе): - Кар астыннан уҗымнарыбызны казып карадык, 652 гектарда чәчелгән культураларыбыз бик яхшы...
Мартка кердек. Язгы кыр эшләренә кадәр ай ярымлап кына вакыт калды. Узган ел әлеге мәшәкатьләрдә тәүге чирканчыкны апрель урталарында алганбыз. Алдагы чәчүгә бездә ничегрәк хәстәрләнәләр? Шул уңайдан районыбыздагы кайбер эрерәк хуҗалыкларның хәлләрен белештек.
Рауфан Шәйхетдинов ("Лашман АГРОфирмасы" җитәкчесе): - Кар астыннан уҗымнарыбызны казып карадык, 652 гектарда чәчелгән культураларыбыз бик яхшы кышлаган. Язгы якта кар тиз эреп, суыклар гына зыян салмасын.
Яшереп торасы юк, язгы кыр эшләре вакытында безнең хуҗалыкта техника өчен ягулык - узган еллардагы кебек проблема. Ашлама запасларыбыз да бетте. Дәүләттән ярдәмгә өметләнәбез. Дөрес, кукуруз орлыгы белән булышырга вәгъдә иттеләр, ничек булыр. Башка орлыклар да җитәрлек. Элиталы сортларыбыз да бар.
Быел 2 мең гектрадан күбрәк мәйданда чәчәргә ниятлибез. Моның өчен ике зур комплексыбыз әзер, аларның тракторлары - "Нью Холланд", "К-744" "аякта". Кояш турырак карый башлауга әлеге чәчкечләрне комплектларга тотынабыз. Тырма һәм культиваторларны егетләр яңа елга кадәр ремонтлап куйган иде - аларына да бераз кул тидерергә кирәк. Ике тракторның двигательләрен капиталь ремонтлатып куйдык.
Фәнүзә Гобәйдуллина ("Күтәмә АГРОфирмасы" җитәкчесе):
-Кирәк кадәр орлыгыбыз бар, нигездә бөртеклеләр чәчәчәкбез. Аның өчен көздән 3 мең гектарлап мәйданда кырларны сукалап калдырдык.
Бүген механизаторларыбыз чәчкечләрне төзәтә. Вак-төяк запас частьләрне үз көчебез белән табыштырсак та, зуррак ремонт өчен кредит алмыйча да булмас. Сатарга дигән икмәгебез бар барын. Тик әлегә аның бәясе түбән. Ягулыкны табарбыз дип уйлыйм, безнең бу яктан проблема булганы юк. Ә менә ашлама бар дип мактана алмыйбыз.
Чәчүнең нәтиҗәсе яхшы кадрлардан да тора. Шөкер, үз эшен белгән агрономнарыбыз, инженерларыбыз бар. Хәзер тагын берничә уңган тракторчы эзлибез. Чөнки быел эш өчен түләүне башкачарак оештырырга ниятлибез. Көн узсынга гына йөргән кешегә нәрсә өчен түләргә? Әгәр механизатор тиешле нормасын тутырса, аны арттырыбрак һәм яхшырак эшләсә - ул хакын да шулай алырга тиеш. Чәчүдә шәләй-вәләй йөрсәң, ач каласың.
Соңгы дүрт ел авыл хуҗалыгы өчен коры булды. Иң мөһиме - Аллаһ кушып, яңгырлар вакытында яусын, калганын үзебез җиңәрбез.
Хәмзә Хәммәтов ("Сөлчә" җитәкчесе):
- Без, гадәттә, апрельнең 20ләрендә, туң белән, күпьеллык үләннәрне тукландыра башлый идек. Эшкә иртәрәк тотынсаң, тизрәк дым каплатсаң яхшы.
Быел безнең хуҗалыкта язын кыр эшләрен 3 мең гектарда башкарасы бар. Терлек күп булганлыктан (1000 башка якын эре мал -М.Г.), азык культураларын күп чәчәбез. Кукурузны да былтыргы кадәр- 250 гектарда игәргә исәп. Орлык мәсьәләсендә ярдәм булачак дигәннәр иде. Әгәр барып чыкмаса, аның урынына суданка үләне орлыгыбыз бар. Бөртекле симәнәләребез дә җитәрлек, беразын - бодай һәм арпаны яхшы сортларга да алыштырырга исәплибез.
Ике чәчкеч агрегатыбыз "эшкә җигеләчәк", уннан артык трактор - алар әзер дисәң дә була. Тракторларның резина көпчәкләрен, берсенең чылбырларын алыштырырга кирәк. Бу - 500 мең сумнарга төшә. Әлеге проблеманы сөт акчасына хәл итәргә торабыз. Сүз уңаеннан әйтим, МТЗ-1221нең арткы бер көпчәгенә резина 31-35 мең сумнар чамасы тора.
Ашлама, ягулык безнең өчен дә зур проблема. Яктан ярдәм тоймасак кыр эшләрен җиңдерүе кыен булачак.
Рәдис Камалов ("Кади" җитәкчесе):
-Культиватор, тырмаларыбыз ремонтланган. Егетләр чәчкечләр төзәтүне дә озакка сузмаска тиеш. Шунысы яхшы, тракторларыбыз бер кулда, карап кына йөрткәнлектән, аларга кыйммәтле запас частьләр алырга туры килмәде, артык "расходланмадык". Машиналар, тракторларны санасак - кыр эшләренә чыгарырлык 40лап берәмлек техникабыз бар.
Симәнә белән кыенлыклар булмаска тиеш. Әле бу көннәрдә элиталы арпа орлыгы юллау мәшәкатьләрендә йөрибез. Моңа мөмкинлегебез бар - акчасын күчердек.
Быел шикәр чөгендере чәчмибез. Терлек азыгы культураларын күбрәк игәргә исәп - терлекләрнең баш санын арттырасы иде.
Дөресен әйтим, ашлама складларыбыз буш. Ә ягулыкны исә, бурычка батмыйча гына, табарбыз дим.
Нет комментариев