Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән больницасында аппаратлар тузан җыеп ятмасын

Мең бәягә алынган заманча медицина җиһазлары больница киштәләрендә эшсез тик ята, әгәр табиблар яңалыкка омтылмый, белергә, өйрәнергә теләми икән - райондашларыбыз дәва эзләп читтә йөриячәк. Район үзәк больницасында узган "Түгәрәк өстәл" янында сөйләшүдә шушы теманы да кузгаттылар. -Мәҗбүри иминиятләү системасына үз взносын керткән һәммә кеше сыйфатлы һәм бушлай медицина ярдәме...

Мең бәягә алынган заманча медицина җиһазлары больница киштәләрендә эшсез тик ята, әгәр табиблар яңалыкка омтылмый, белергә, өйрәнергә теләми икән - райондашларыбыз дәва эзләп читтә йөриячәк. Район үзәк больницасында узган "Түгәрәк өстәл" янында сөйләшүдә шушы теманы да кузгаттылар.

-Мәҗбүри иминиятләү системасына үз взносын керткән һәммә кеше сыйфатлы һәм бушлай медицина ярдәме алырга тиеш,- ди иминиятләү компаниясе белгече Әнвәр Насыйбуллин. - Менә сездә йөрәк эшчәнлеген тикшерә торган "Холтер" аппаратлары бар. Шәһәрләрдә әлеге җайланманы куйдырырга чират торалар. Ә сездә, кызганыч, аны эшләтмиләр диярлек.
Бу сүзне район үзәк больницасының баш табибы Рафаэль Габдрахманов та күтәреп алды. Аның әйтүенчә, шушы функциональ-диагностик аппаратларны эшләтергә өйрәнү өчен үзләреннән бер табибны көзге якта укырга җибәрмәкчеләр. Шәт якын киләчәктә УЗИ җиһазына да чират булмас. Берәр айдан больницага табиб-хирург эшкә килергә тиеш икән. Аның ярдәмендә УЗИны һәр көнне эшләтергә ниятлиләр. Районыбыз халкын лабораторияләргә, кабинетларга чиратлар да борчый.
-Авырулар кайвакыт бу проблеманы үзләре китереп чыгара. Еш кына авыл кешеләре, авылдагы фельдшерга да мөрәҗәгать итмичә, автобуска акча түләп, район үзәгенә килә, чират торып табибка керә. Югыйсә аның чире авылдагы фельдшер ярдәм итәрлек була,- ди баш врач.
Йөри алмаучы авырулар янына табиблар үзләре чыксын иде дигән теләк белдерүчеләр дә булды сөйләшү барышында. Әлеге уңайдан баш врач Рафаэль Габдрахманов фикеренчә, билгеле бер участокка беркетелгән гомумпрактика табибларының үз авырулары янына баруы практикага кертелергә тиеш. Табибларның саны арта төшүе моңа мөмкинлек бирер дигән ышаныч бар. Күптән түгел больницага рентгенолог эшкә килде. Тиздән үз аллергологыбыз да булырга тиеш.
Район үзәк больницасы бүлекләрендә караватлар искергән. 77 койканың барысын да яңарту зарур. Больница җитәкчелеге көзге якта шуларның 50сен алыштырырга вәгъдә итә. Берсе-берсе 15 мең сумнар торган ятаклар яхшы материалдан эшләнгән диләр. Тагын бер яңалык: якын көннәрдә стационарда лифтны эшләтеп җибәрмәкчеләр. Биредә кислород генераторы алу ниятләре дә бар. Бу ансат һәм экономияле булачак. Ягъни кислородны үзебездә җитештереп, палаталарга көпшәләр буенча җибәрергә мөмкинлек туа. Баллон да күтәреп ташырга түгел, куркынычсыз да. Баш врач әйтүенчә, больницага үпкәләрне ясалма сулыш алдыру (ИВЛ) аппараты да кирәк. Өлкән авыруларга мондый җайланма бар, ә менә бәләкәй пациентлар өчен бу җиһаз кирәк. Анысын да көзгә алмакчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан больница