26 июнь 2014 яңалыклары
-
Әмирдә “Авыл көне“нә әзерләнәләр
Былтыргы кебек, быел да Әмирдә шундый бәйрәм оештырмакчылар. Ул Сабан туе рәвешендә, 2 август көнендә үтәчәк. "Авыл көне"нә Казаннан популяр җырчылар, биючеләр дә чакырулы.
-
Чирмешән больницасында аппаратлар тузан җыеп ятмасын
Мең бәягә алынган заманча медицина җиһазлары больница киштәләрендә эшсез тик ята, әгәр табиблар яңалыкка омтылмый, белергә, өйрәнергә теләми икән - райондашларыбыз дәва эзләп читтә йөриячәк. Район үзәк больницасында узган "Түгәрәк өстәл" янында сөйләшүдә шушы теманы да кузгаттылар. -Мәҗбүри иминиятләү системасына үз взносын керткән һәммә кеше сыйфатлы һәм бушлай медицина ярдәме...
-
Чирмешәннән “Умырзая“ ансамбле кабат җиңүчеләр арасында
Чувашстанда узган "Урмай - Зәлидә" төрки дөньясы традицион мәдәнияте халыкара фестиваленнән ансамбль икенче дәрәҗә Диплом белән кайтты. -Фестивальдә Кабардин - Балкар республикасыннан, Үзбәкстаннан, хәтта Кытайдан да коллективлар бар иде, - ди "Умырзая"ның (Чирмешән) сәнгать җитәкчесе Рәхилә Шакирова. - Татарстаннан, Чувашстанның үзеннән дә бик күп коллективлар, аерым башкаручылар үз осталыкларын күрсәтте....