Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Альберт Гыйльметдинов: Яхшырак укытырга кирәк

Чирмешән районы укытучыларына балаларны яхшырак укытырга, республикада алдыңгылар сафына чыгарга кирәк. ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов укытучыларның август киңәшмәсендә быелгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен чагыштыргач шулай дип белдерде. - Имтиханнарда ирешкәннәрегез, ачыктан-ачык әйтәм, артык сөендерми, чөнки төп күрсәткечләр республиканың уртачасыннан да түбән. Ә бит сездәге шартлар, материаль-техник база...

Чирмешән районы укытучыларына балаларны яхшырак укытырга, республикада алдыңгылар сафына чыгарга кирәк.


ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов укытучыларның август киңәшмәсендә быелгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен чагыштыргач шулай дип белдерде. - Имтиханнарда ирешкәннәрегез, ачыктан-ачык әйтәм, артык сөендерми, чөнки төп күрсәткечләр республиканың уртачасыннан да түбән. Ә бит сездәге шартлар, материаль-техник база күпләр көнләшерлек, яхшы", - диде ул, Лашман мәктәбендә, Чирмешән лицеенда, шулай ук "Ландыш" балалар бакчасында, боз спорт сараенда, мемориаль үзәктә, туган як тарихы музеенда, балалар сәнгать мәктәбендә күргәннәренә исе китеп.

Укытучылар һәм укучылар белән русча, татарча гына түгел, инглизчә дә ансат аралашучы министр районда инглиз теле укытучыларының үзләренә дә белемнәрен камилләштерергә кирәклеген әйтте, кайберәүләрнең инглиз телен һаман 9,10,11 дәрәҗәдә генә булуларына гаҗәпләнде, "андый укытучылар мәктәптәп китергә тиеш", диде.

Мәктәптә укытучы - төп кеше. Алар гел алда барырга, белемнәрен тирәнәйтергә, алдыңгы технологияләрне тиз өйрәнергә бурычлы. Мәгарифтә экспериментлар ешайды, яңалыклар күп. Әмма тормыш та бер урында гына тормый. Ниндидер үзгәреш югары квалификацияле белгечләрдән башка мөмкин түгел, төп белем барыбер мәктәптә бирелә.

Бүгенге киңәшмәдә тикшерелгән төп тема - "Районның мәгариф системасын модернизацияләү шартларында уңышлы шәхес формалаштыру" яңа алымнар һәм формалар, яңа программалар кулланып эшләүне таләп итә.

Гомумән, белем бирүне модернизацияләү буенча чаралар комплексын һәм Татарстан Республикасында 2010 - 2015нче елларда "Киләчәк - Будущее" мәгарифне үстерү стратегиясен этаплап тормышка ашыру башка бик күп ресурсларны да эшкә җигүне бурыч итеп куя.

Районда, моны Альберт Гыйльметдинов та ачык тойган, мәктәпләр һәм балалар бакчаларының төзеклеге, материаль коралланышы бер дә зарланырлык түгел. Лашман мәктәбендә булганнан соң, аның "Мин монда укытучы булып эшкә кайтыр идем!" - дип куюы аңлашыла. Мондый шәп уку йорты тагын кайсы авылда бар икән?! Чирмешән лицеенда да аңа нык ошаган. "Бу бик әйбәт әйбер, башкаларга да тәкъдим итәргә ярый!" Табигать музеена куелган экспонатларны карагач, Альберт Харис улы әлеге почмакны фоторәсемгә дә төшереп алды.

Лицейда, Чирмешәннең 1нче мәктәбендә дә ул укучыларның компьютер белән ничек эшләүләре белән кызыксынды, инглиз телендә сораулар да биреп карады. Республиканың баш укытучысы фикеренчә, компьютер куллану укытучының мөмкинлекләрен арттыра, дәресләрне кызыклы итәргә булыша, эшне дә җиңеләйтә.

Министр балаларның әллә ничә тел белүен хуплый. Балалар бакчасында ук инглиз телен өйрәнү алай ук кирәк түгелдер, әмма русча һәм татарча өйрәнү мөһим, башлангыч классларда укып чыккан бала русча һәм татарча иркен сөйләшергә тиеш.

Район һәм кайбер оешмалар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәктәп директорлары, хокук, сәламәтлек саклаучылар вәкилләре катнашкан август киңәшмәсендә, ул район мәдәният йортында узды, Альберт Гыйльметдинов озак чыгыш ясап ялыктырмады, районның мәгариф тармагындагы бүгенге хәл, проблемалар хакында мәгариф бүлеге начальнигы Хәмәткамил Хәкимов бик тәфсилләп сөйләде. Аның чыгышында әйтелгәнчә, узган уку елында эшчәнлекнең төп юнәлеше башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кертү, методик эшне камилләштерү, педагогларның һөнәри осталыгын арттыру, бердәм дәүләт имтиханнарының сыйфатын күтәрү һәм башкалар белән бәйле. Чирмешән лицеенда, 1нче Чирмешән, Ульяновка, Утыз Имән мәктәпләрендә БДИ нәтиҗәләре бөтенләй начар дип булмый, ә менә Бәркәтә һәм Иске Котыш мәктәпләренең чыгарылыш класс укучылары бик түбән баллар җыйганнар.

Гадәттә, башлангыч сыйныфларда укучыларның күпчеле яхшы билгеләренә укый, ә урта сыйныфларда белем сыйфаты кисәк түбәнәя, малайлар һәм кызларның белемгә омтылышы сүрелә.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе белем бирү учреждениеләрендә төгәл фәннәр укытучыларына кытлык хакында да яшереп тормады. Пенсия яшендәге укытучылар да ялга китсә, математика, физика кебек фәннәрне кем укытыр?

Дөрес, райондашларыбызның күбесе мәктәптән соң вузларга юл тота. Әмма белгечлек алгач, бик азы гына туган районыбызга эшкә кайта. Бу хакта бүгенге киңәшмәдә катнашкан кунакларның берсе - ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров та борчылып сөйләде. "Районда врачлар, зоотехниклар, агрономнар җитми. Югыйсә шартлар да начар түгел. Монда эзлеклерәк эшләү сорала", - диде Минсәгыйт Закир улы.

Районның мәгариф учреждениеләрендә 553 педагог эшли. Кызганыч, аларның 34се (61 процент) генә югары категориягә ия.

Киңәшмәдә башлангыч белем бирүнең сыйфатын күтәрү, балаларны дәрестән соң төрле түгәрәкләргә, секцияләргә җәлеп итү хакында да шактый фикерләр булды. Бездә, шөкер, йөзләгән бала берьюлы шөгыльләнерлек урыннар күп. Боз спорт сарае, балалар сәнгать мәктәбе, спорт заллары гел ачык, аларда рәхәтләнеп сәләтеңне үстерә, саулыгыңны ныгыта, буш вакытыңны нәтиҗәле үткәрә аласың.

Лашман мәктәбенең инглиз теле укытучысы Рәмзия Ихсанова конкурста катнашып, грант отып, Англиягә барган, стажировка үткән. Бер ай чамасы белемен тирәнәйткән Рәмзия анда күргәннәре турында киңәшмәдә дә чыгыш ясады, бу сәфәрне оештыруда матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен ирештерде. Гомумән, республикада кадрларның белемен күтәрү өчен байтак акча тотыла һәм бу үзен акларга тиеш. Монда да төп бәя - укучыларның белем сыйфаты, белеме көчле укытучы көчле укучы әзерли.

"Яшь буынны укыту, тәрбияләү өзлексез, авыр процесс. Безнең киләчәк, балаларның киләчәге - сезнең кулда. Хезмәтегез өчен рәхмәт! - дип, муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин эшләрендә алдыңгы берничә укытучыга бүләкләр дә тапшырды. Министр да буш кул белән килмәгән, аның да, мәгариф бүлегенең дә бүләкләре күп иде.

Бу киңәшмә барышында, дөресрәге, азагында, ветеран, юбиляр укытучыларда үз һөнәрләре өчен тагын бер кат горурлык хисе уянгандыр, аларга бик җылы котлаулар яуды, бүләкләр тапшырылды. Шөкер, быел да берничә мәктәпкә, белгечлек алып, яшь укытучылар эшкә кайткан. Өлкән хезмәттәшләре кебек, алар да еллар узгач, менә шулай игътибар үзәгендә булсыннар иде.

...Берничә көннән мәктәпләрдә яңа уку елы башлана. Белем бирү йортлары аңа әзер. Күтәмә, Ивашкино, 2нче Чирмешән, Югары Кармалка, Лагерка, Әмир, Югары Чегодай мәктәпләре коллективлары биналарны төзәтүдә аеруча күп көч куйганнар. Әккәрәй мәктәбе исә, капиталь төзекләндерүдән соң, бөтенләй яңа төс алды.

Киңәшмәдә искә алынганча, Девичья Поляна һәм Әмирдә башлангыч мәктәпләр өчен яңа биналар саласы бар. Бу авылларда балалар саны дистәләгән. Чирмешәндә, Ульяновкада балалар бакчалары төзү проблемасын чишүне озакка сузмыйсы иде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе чыгышында соңгы елларда районда сигез башлангыч мәктәп ябылуын ишеттек. Моның төп сәбәбе - балалар - укучылар санының азлыгы. Балалар булса, укытучылар бар әле бездә. Аларның күбесе - әзерлекле, тәҗрибәле, хөрмәтле, инициативалы белгечләр.

Яңа уку елы белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined укытучыларның август киңәшмәсендә