Альберт Гыйльметдинов: Яхшырак укытырга кирәк
Чирмешән районы укытучыларына балаларны яхшырак укытырга, республикада алдыңгылар сафына чыгарга кирәк.
ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов укытучыларның август киңәшмәсендә быелгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен чагыштыргач шулай дип белдерде. - Имтиханнарда ирешкәннәрегез, ачыктан-ачык әйтәм, артык сөендерми, чөнки төп күрсәткечләр республиканың уртачасыннан да түбән. Ә бит сездәге шартлар, материаль-техник база...