Ульяновкада велосипед урлаганнар
Район авылларының берсендә яшәүче ир-егет узган елны ук ялган машина йөртү таныклыгы сатып ала. Ләкин ул аның белән озак та йөрми, ике айдан соң ЮХИДИ инспекторларына эләгә.
Тәртип бозучы сүзләре буенча, ул автомәктәптә укыган, әмма имтиханнар вакытында аңа командировкага китәргә туры килгән.
Бик кирәкле документны кабат имтиханнар биреп тә алып була иде, тик якташыбыз ансатрак юл таба: ул таныклыкны - праваны интернет аша сатып ала. Шулай итеп, ир-егет проблемалардан закон бозып котылмакчы була, әмма киресе килеп чыга: аңарда ялган документлар булуын ачыклыйлар һәм җинаять эше кузгаталар. Суд гаепләнүчегә 3 айга иреген чикләү рәвешендә җәза биргән.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев