Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Тиешсез җирдә тәмәке тарткан чирмешәнле штраф түләячәк

    Җәмәгать урыннарында тәмәке тартып, табакка каршы законны бозган чирмешәнле Т.ны 1 мең сумга штрафка тартканнар. Әлеге закон 2013 елның 1 июненнән үз көченә керде. Ләкин әлегә хәтле Чирмешән муниципаль районы территориясендә бер генә тәмәкечегә карата да беркетмә төзелмәгән, алар бары кисәтелгән генә. -Узган атнада 1 нче Чирмешән урта мәктәбе территориясендә...

    Җәмәгать урыннарында тәмәке тартып, табакка каршы законны бозган чирмешәнле Т.ны 1 мең сумга штрафка тартканнар.


    Әлеге закон 2013 елның 1 июненнән үз көченә керде. Ләкин әлегә хәтле Чирмешән муниципаль районы территориясендә бер генә тәмәкечегә карата да беркетмә төзелмәгән, алар бары кисәтелгән генә.

    -Узган атнада 1 нче Чирмешән урта мәктәбе территориясендә тиешсез урында тәмәке тартучы Т.ка карата участок уполномоченные тарафыннан беркетмә төзелде, - ди Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге участок уполномоченные Чулпан Мөбәракшина. -Шуңа да кабат кисәтәбез: тәмәке кабызганчы тирә-юньгә күз төшерегез. Башка кешеләр сәламәтлегенә зыян салмыйсызмы, балаларга начар үрнәк күрсәтмисезме - шул турыда уйлагыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: