Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Түбәтәйле бабай табибны үтергәне өчен хөкем карарын көтә

Хәтерләсәгез, 2015 елның 11 декабрендә Чаллыда бер картның табибны атып үтерүе турында матбугат бик каты шаулап алган иде. Ниһаять, түбәтәй белән бәйле үтерү турындагы әлеге эш тикшерелеп бетеп, Чаллы судына тапшырылган. Суд якын арада бу эшне карап, карар чыгарырга тиеш. 85 яшьлек Мисбах Сәхәбетдинов табиб Андрей Железнов мине нык рәнҗетте,...

Хәтерләсәгез, 2015 елның 11 декабрендә Чаллыда бер картның табибны атып үтерүе турында матбугат бик каты шаулап алган иде.

Ниһаять, түбәтәй белән бәйле үтерү турындагы әлеге эш тикшерелеп бетеп, Чаллы судына тапшырылган. Суд якын арада бу эшне карап, карар чыгарырга тиеш. 85 яшьлек Мисбах Сәхәбетдинов табиб Андрей Железнов мине нык рәнҗетте, шуңа күрә үтердем дип бара.
Мисбах бабай сөйләгәннәрдән менә ниләр аңлашыла. Пенсионер 2008 елның июнендә циркуль пычкысында бармагын кистерә. Чаллыдагы поликлиникага теркәлгән булганлыктан, ул Тукай районының Яңа Мусабай авылыннан шунда килә. Табиб-травматолог А.Железнов аңа түбәтәен салырга куша. "Түбәтәемне йоклаганда да салганым юк", - дип, бабай баш тарта. Салмасаң, дәваламыйм, ди табиб. Бабай жалу белән баш табиб янына керә. "Ә түбәтәеннән ярага инфекция керсә? Без гаепле булабыз бит", - дип, Железнов баш табибны да тыңламый. Бабай да үз сүзен бирми. Нәтиҗәдә, Железнов нәрәт чакырта һәм картны врач кабинетыннан полиция алып чыгып китә.
Мисбах бабай бу хәлгә бик нык рәнҗи. Үзен, олы яшьтәге кешене, врач кабинетыннан полиция белән алып чыгып китүләренә кимсенә, хурлана. Вакыт узу белән, онытырмын, үпкә-рәнҗүем бетәр дип уйласа да, әлеге хәлне ул оныта алмый.
Кайчандыр слесарь-токарь булып эшләгән Мисбах бабай авылдагы сараенда үч алу коралы ясарга керешә. Тегеннән-моннан юнәткән әйберләрдән ясаган пистолетын, таянып йөри торган таягы башына кыстырып, 2014 елның маенда ул Чаллыга теге поликлиникага китә. Железнов кабинетына кергәч, бабай таяк-пистолетын табибның күкрәгенә төби. Әмма дөрес корылмаган булу сәбәпле, пистолет атмый. Табиб аны танымый да, шулай ук таяк башында пистолет барлыгын да аңышмый. "Нигә миңа таяк терисез? Бар, күземнән югалыгыз!" - дип, картны куып чыгара.
Бабай өенә кайткач коралының конструкциясенә үзгәрешләр кертә, аны камилләштерә, ишегалдында тактага атып, пистолетын сынап карый.
Узган елның 11 декабре иртәсендә ул кабат Чаллыга юл тота. Поликлиника ишеге төбендә Железновның эшкә килгәнен көтә. Табиб килеп җитеп, машинасыннан төшеп, ишеккә таба атлагач, Мисбах бабай аның күкрәгенә таяклы пистолет тери һәм тәтегә баса.
Бабай беркая да качып китми. Полиция килгәч: "Аны мин үтердем", - дип коралын тапшыра һәм аларның машинасына кереп утыра.
Хәзер Мисбах Сәхәбетдиновка түбәтәй аркасында килеп чыккан җинаяте өчен хөкем карарын гына көтәсе калды.
http://tatyash.ru/index.php?issue=12228

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мисбах бабай Железнов врач суд карары