Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Түбән Кармалкада берәү туганының автомобилен куып киткән

Район суды 27 яшьлек Түбән Кармалка егетенә карата хөкем карары чыгарган. Ул ике җинаятьтә гаепләнә: беренчедән, сорамыйча, туганының автомобилен алып киткән, икенчедән, исерек килеш руль артына утырган.

Әлеге эшне суд барышында җентекләп тикшерделәр. Зыян күрүче Түбән Кармалкага кунакка килә һәм кунарга кала. Икенче көнне аңа, туганының исерек хәлдәге автомобилен урлап киткәнлеге турында хәбәр итәләр.

Егет сүзләре буенча, ул абзыйсыннан, рөхсәт сорамыйча, автомобильнең ачкычларын ала да, машинаны урлап китә. Ул дусты белән, кибеткә кереп, аракы алалар да һәм күрше авылга юл тоталар. Ләкин ерак китә алмыйлар, аларны юл инспекторлары туктата һәм машина йөртүченең машина йөртү таныклыгы булмау ачыкланган. Өстәвенә, аның алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырганылыгы да беленә.

Якташыбыз үз гаебен таныган. Суд аңа карата карар чыгара - бер елга иреген чикләү рәвешендә җәза билгели.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев