Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мошенниклар Чирмешәндәге бер бабайга 12 мең сумлык массажер саткан

Мошенниклар райондагы бер бабайга, ветераннарга "зур скидка" белән дигән булып, 200-300 сумнар торган массажерны 12 мең сумга сатып җибәргәннәр. Балалар нетбугына үткәргечләр белән тоташтырылган аяк киеме - "аппарат" аякларны дәвалый, имеш. "Россия" ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, алдакчылар кармагына күбрәк олы яшьтәгеләр каба. Райондагы икенче очрак та шуңа ачык...

Мошенниклар райондагы бер бабайга, ветераннарга "зур скидка" белән дигән булып, 200-300 сумнар торган массажерны 12 мең сумга сатып җибәргәннәр. Балалар нетбугына үткәргечләр белән тоташтырылган аяк киеме - "аппарат" аякларны дәвалый, имеш.

"Россия" ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, алдакчылар кармагына күбрәк олы яшьтәгеләр каба. Райондагы икенче очрак та шуңа ачык мисал.
-Чирмешәндә бер әбигә, оныгыгыз авариягә эләкте, ул начар хәлдә, хәзер үк 20-25 мең сум акча кирәк. Аны сездән таксист килеп алыр, акчагызны аңа биреп җибәрегез, диләр, - дип сөйли күптән түгел булган вакыйга хакында полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Хәлил Шарапов. - Аннан мошенниклар таксистка шалтыраталар. Ул әйтелгәнән адрес буенча барып, әбидән акчаны алырга тиеш була. Аны-моны сизенмәгән әлеге машина йөртүче, килешенгәнчә, үзенә тиешле 500 сумны алып кала да, калган акчаны терминал аша алдакчылар әйткән счетка күчерә. Акчалар билгесез кеше исеменә "утыра". Мошенниклар, шушы рәвешле, үлгән яки югалган кешеләрнең паспортларыннан файдалана.
Шундыйрак хәлләргә юлыкмас өчен, алай-болай шикле шалтыратучылар булса, райондашларыбыз нәрсә булганын туганнарына, балаларына шалтыратып белешсеннәр. Юк-бар сатып кызыктыручылар күренсә, халык безгә 02, 2-54-39 телефон номерлары буенча хәбәр итсен иде, диләр полиция хезмәткәрләре.
Мошенниклар безнең беркатлылыгыбыздан, ышанучанлыгыбыздан оста файдалана. Әнә, Чирмешәндә алар бер көнне өч сәүдә ноктасында 1000 әр сумлык ялган акчалар "урнаштырганнар". 150-200 сумга товар алалар икән дә, сатучыларга шушы "Банк приколов" дип язылган ялган купюраларны "төртәләр".
-Бу җинаять сатучылырның гади игътибарсызлыгы аркасында булган. Акчаның ялган икәнлеге әллә кайдан күренеп тора, югыйсә. Гади кәгазьдән ясалганлыгы кулга да сизелә, -ди Хәлил Шарапов.- Чирмешәндә кыек эш майтарып йөрүче бу шикле кешеләрне, аларның машиналарын да күреп калганнар. Тик безгә бу хакта бары берничә көн узгач, алдакчыларның эзләре суынгач кына хәбәр иттеләр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мошенники