Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мисбах бабай суд залында гафу үтенгән

Чаллы судында бүген зур шау-шу тудырган җинаять эшен карауны дәвам иттерделәр. Хөкем каршында - 86 яшьлек Мисбах Сәхәбетдинов. Мисбах карт табиб-травматолог, 52 яшьлек Андрей Железновны атып үтерүдә шикләнелә. Исегезгә төшерәбез, җинаять 2015 елның 11 декабрендә хастаханә чоланында кылынган иде. Тикшерү барышында Мисбах Сәхәбетдинов, 2008 елда әлеге табибның, аның каршында түбәтәен...

Чаллы судында бүген зур шау-шу тудырган җинаять эшен карауны дәвам иттерделәр.

Хөкем каршында - 86 яшьлек Мисбах Сәхәбетдинов. Мисбах карт табиб-травматолог, 52 яшьлек Андрей Железновны атып үтерүдә шикләнелә. Исегезгә төшерәбез, җинаять 2015 елның 11 декабрендә хастаханә чоланында кылынган иде.
Тикшерү барышында Мисбах Сәхәбетдинов, 2008 елда әлеге табибның, аның каршында түбәтәен салмауны сәбәп итеп, медицина ярдәме күрсәтмәвен, алай гына да түгел - кабинетыннан полиция хезмәткәрләре чакыртып куып чыгаруларын, шуңа күрә үч алуын да әйтте.
Суд залына бүген вакыйганың шаһиты буларак өч кешене тыңладылар. Шуннан соң табибның кызы, үзе дә медицина университетында укучы Анастасия чыгыш ясады. "Канун бөтен кешегә дә бер. Шуңа да үтерүче канунның мөмкин булган бар кырыслыгы буенча җавап тотсын иде", - дигән ул.
Шул сүзләрдән соң Мисбах карт: "Мине гафу итмәсен белсәм дә, аның кызы алдында гафу үтенер идем, - дип сүз алган. - Буласы булган инде. Миңа болай да күп яшисе калмаган..."
http://intertat.ru/tt/ (фото с сайта)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мисбах Сахабутдинов травматолог Чаллы суды

2
X