Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнле булмаган телефон өчен 11 мең сум түләгән

14-20 майда район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул ителгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

01 20 майда, якшәмбе көнне, Югары Чегодай авылында абзар янган. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Хәбәр 135нче янгын частеның диспетчырлык хезмәтеннән алынды.

02 14-20 майда район полиция бүлекчәсендә 33 хәбәр кабул ителгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Светлогорск авылы кешесенә, танышыннан дары алып, аны законсыз рәвештә үзендә саклаган өчен, җавап бирергә туры киләчәк.

Чирмешәндә яшәүче берәү “Технокит“ электрон кибетеннән интернет аша 11 мең сумлык кесә телефонына заказ бирә, тик товар килми. Гражданин бу хакта полициягә гариза яза. Әлегә кадәр телефон юк, сайт хезмәт күрсәтми, анда язылган телефон номерына да шалтырату мөмкин түгел.

Иске Котыш авылы буасында сөрәкә белән балык тоткан Аксубай районы кешесе тоткарланган. Уылдык чәчү вакытында мондый урыннарда әлеге ысул белән балык тоту тыела, бу факт буенча җинаять эше кузгату карары кабул ителгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 116 очрагын ачыклаганнар. Матди зыян белән булган 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 4 административ беркетмә төзелгән.

03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 30 чакырту теркәлгән. Фельдшерлар әйтүенчә, чакыртуларның күбесе кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган.

04 Узган атнада район газ хезмәте слесарьлары газ мичләрен, җиһазларын көйләү һәм төзәтү буенча 30 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев