Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә элек тә хөкем ителгән берәү чит кеше йортына кергән

Саклык поселогында туган 47 яшьлек якташыбызга суд юлында йөрү ошый диярсең.

Ул 2018 нче елда беренче тапкыр хөкем ителә, 2020 нче елны, кайтып бераз “ял итә” дә, кабат рәшәткә артына эләгә. Чирләгәч, аның хөкем карарын йомшарталар һәм тиздән әлеге ир-ат иреккә чыккан. Әмма ике тапкыр бер үк тырмага басса да, сабак алмый.

Быел бу якташыбыз Чирмешәндәге бер йортның веранда тәрәзәсен ватып, өйгә керә. Бу вакытта әлеге адрес буенча яшәүче хатын-кыз да өйдә булган. Таныш булмаган кешене күреп, ул нык курка һәм полиция чакырта.

Административ күзәтүдән качып йөргәнгә дә, закон бозучыны җинаять җаваплылыгы турында кат-кат кисәткәннәр һәм берничә тапкыр хәтта кулга да алганнар.

Нәтиҗәдә район суды гаепләнүчене алты айга ирегеннән мәхрүм итү һәм алты ай төзәтү эшләре җәзасын билгеләде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев