Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә банк картасы урлаган ханымга кабат “түләргә” туры киләчәк

22нән 28 июльгә кадәр чорда полиция бүлекчәсенә 34 хәбәр кергән.

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135 нче янгын частеннан һәм Күтәмәдәге 73 нче аерым посттан белештек.

02 22нән 28 июльгә кадәр чорда полиция бүлекчәсенә 34 хәбәр кергән.

Район юлларында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, берсендә бер кеше җәрәхәт алган. ЮХИДИ инспекторлары юлда йөрү кагыйдәләрен бозган 77 кешене  ачыклаганнар.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 9 административ беркетмә төзегәннәр.

Чирмешәндә яшәүче бер ханым “Пятерочка” кибетендә алган товары өчен банк картасы ярдәмендә түләгән, ләкин аның әлеге картаны урлаганы ачыкланган. Хәзер инде аңа бу гамәле  өчен тагын “түләргә” туры киләчәк.

Авылдашына тән җәрәхәтләре китергән өчен район үзәгендә яшәүчегә дә җәза биреләчәк.

Әмир авылы янындагы нефть объектыннан төрле маркалардагы арматура урлаганнар. Полиция хезмәткәрләре бу уңайдан тикшерү уздыралар.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 40 чакыру теркәлгән. Бу ялларда көнкүрештә җәрәхәт алучылар күп булган: биш кеше киселгән, икесе сынган яралар белән мөрәҗәгать иткән, өч кеше йорт хайваннары: мәче һәм әрләннән зыян күргән. Чакыртуларның күбесе - йөрәк һәм кан тамырлары авырулары янына.

04 Газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм ремонтлау буенча 31 заявка үтәгәннәр.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X