Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә алимент түләмәүчеләрне – җавапка тарталар

Район прокуратурасының суд приставлары хезмәт белән берлектә үткәрелгән ведомствоара киңәшмәсендә алиментларны түләтү буенча эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү чаралары турында сүз барды. Хәзергесе вакытта суд приставларында тулаем 14 миллион сумнан артык алимент түләтү хакында 110 эш бар, - ди район прокуроры ярдәмчесе Айназ Газизов. - Приставлар алиментлар буенча бурычларны бетерү өстендә эшлиләр....

Район прокуратурасының суд приставлары хезмәт белән берлектә үткәрелгән ведомствоара киңәшмәсендә алиментларны түләтү буенча эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү чаралары турында сүз барды.

Хәзергесе вакытта суд приставларында тулаем 14 миллион сумнан артык алимент түләтү хакында 110 эш бар, - ди район прокуроры ярдәмчесе Айназ Газизов. - Приставлар алиментлар буенча бурычларны бетерү өстендә эшлиләр. Мәсәлән, соңгы айда гына да 1 миллион 349 мең 577 сумга башкарту эше тәмамланды. Шулай да, бу эшне тизләтү сорала.
Киңәшмәдә алиментларны түләүдән явызларча баш тартучыларның транспорт чаралары юелән идарә итү хокукларын чикләү, аларга карата җинаять җаваплылыгы һәм административ хокук бозулар турында законнарны куллану турында карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы алимент суд приставлары

2
X