Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” хезмәт хакы буенча бурычларны тулысынча каплады

Район прокуратурасы эшчәнлеге нәтиҗәсендә “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятенең эш хакы буенча бурычлары тулысынча түләтелгән.

2019 ел дәвамында әлеге предприятиедә эш хакы түләүдә даимилек булмаган. Прокуратура актлары бирелгәннән соң хезмәт коллективларына эш хакы түләнсә дә, соңрак бурычлар кабат барлыкка килгән.

“Тикшерүләр барышында “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыяте үзенең 74 хезмәткәренә эш хакы һәм закон билгеләгән түләүләр буенча 876 мең сум күләмендә бурычлы булуын ачыклады, - ди район прокуроры ярдәмчесе Алексей Крутиков. –Район прокуратурасы предприятие җитәкчелеге адресына җыелган бурычларны каплау таләбе белән представление бирде. Нәтиҗәдә бурыч түләнде”.

 фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев