Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында ике ир-ат аккумуляторлар урлап йөргән

Район суды аккумуляторлар һәм дизель ягулыгы урлаган Югары Кармалка авылының ике кешесенә 15шәр мең сум штраф җәзасы биргән.

22 яшьлек Владимир Посадский һәм 37 яшьлек Александр Мищенко “Спецтехника” җәмгыятенең авылдан 6 километр ераклыкта, саксыз калдырылган тракторларга кызыгалар. Кичен алар мондагы бульдозердан һәрберсе 7586 сум торучы ике аккумулятор салдырганнар һәм баклардан 10 мең сумлык 230 литр ягулык чәлдерәләр.

Дуслар, бер атнадан соң диярлек, кичен Бәркәтә авылы янындагы кырда “БИО АГРО” җәмгыяте тракторының өч аккумуляторын сүтеп алалар һәм канистрларга 245 литр дизель ягулыгы агызып алалар.

Әлбәттә, Посадский белән Мищенкога җәза кырысрак та булыр иде, әмма район суды аларның беренче генә тапкыр җинаять кылуларын исәпкә ала. Шунлыктан закон бозучыларга штраф кына бирелгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X