Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында бер ир-атны ат урлаган өчен хөкем иткәннәр

Район суды Иске Үтәмеш авылыннан 41 яшьлек ир-атны, ат урлаган өчен, ике елга каты режимлы колониягә озатып ирегеннән мәхрүм иткән.

Рамил Хөснуллинның хөкем ителүчеләр эскәмиясенә үз гомерендә беренче генә утыруы түгел. Урлаулар һәм башка җинаятьләр өчен шартлы рәвештә дә, иректән реаль мәхрүм ителү рәвешендә дә җәза алган, тик болар аңа сабак булмаган.

“Чирмешәнагрохезмәтләре” җәмгыятенең Иске Үтәмеш бүлекчәсе товарлыклы-сөтчелек фермасына, ул бераз “салганнан соң”, урамда караңгылата башлагач килә. Бина ишегенең йозагын вата, абзарда бер атны тотып йөгән кигезә һәм малны ташландык йорт абзарына ябып куя.

Суд утырышында ул атны сатарга теләвен таный. Урланган ат бәясе 82 мең сумнарга бәяләнә.

Авылда һәр кеше күз уңында, шунлыктан полиция хезмәткәрләренә угрыны ачыклау кыен булмый, атны хуҗасына кайтарып бирәләр. Ә Рамил Хөснуллинга туган ягына тиз генә кайтырга юк әле.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев