Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районнында 5 кеше умарта, шөпшә чагуыннан зарланып табибларга мөрәҗәгать иткән

13-19 августта район полиция бүлекчәсендә 29 хәбәр кабул ителгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

01 Узган атнада Чирмешәндәге 135нче янгын часте хезмәткәрләренә чүпкә капкан ут сүндерергә барырга туры килгән. Алар һәм ПЧ-73 янгын частеның Күтәмәдәге аерым посты белгечләре өчен калган көннәр тыныч узган.

02 13-19 августта район полиция бүлекчәсендә 29 хәбәр кабул ителгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте булган, анда ике кеше имгәнгән, өчесендә матди зыян бар.

Бер атнада юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 106 очрагы ачыкланган. Транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән бер машина йөртүче тоткарланган.

Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кыздан, аны машина бәрдерүе һәм йөртүченең авария урыныннан качуы турында мөрәҗәгать кабул ителгән.

Билгесез кешеләр Шешминка авылы янындагы скважинадан 300 метр озынлыкта электр кабеле урлаганнар. Тикшерү бара.

“Әккәрәй” җәмгыяте вәкиленнән, Иске Кади авылы кешесенең “Әккәрәй” җәмгыяте милке саклана торган бөртек һәм башка складлары ишекләренә йозак элүе хакында гариза кабул ителгән.

Иске Сережкино авылындагы ферма территориясеннән кызыл төстәге 5-6 яшьлек ат югалган, бу турыда телефоннан шалтыратып хәбәр иткәннәр.

03 Үткән атна ялларында ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә тәүлегенә уртача 15 чакырту теркәлгән.

Фельдшер Инсаф Фәссахов әйтүенчә, чакыртулар, гадәттәгечә, йөрәк, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына еш булган. Чирмешән районында 5 кеше умарта, шөпшә чагуыннан зарланып табибларга мөрәҗәгать иткән. Көнкүрештә, шөкер, имгәнүчеләр юк.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 30 заявка үтәгәннәр. Бу эшләр газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев