Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бурычыңны түлә дә, тынычлап яшә

Бүген район суд приставлары бүлегендә райондашларыбызның төрле бурычларына кагылышлы 1480 башкарма документ бар. Суд приставларының Чирмешән районы бүлеге начальнигы Рәсим Шәрифуллин әйтүенчә, бурычлылар арасында 140 башкарма кәгазь - банкларга кредитларын кайтармаучыларныкы. Гомумән алганда, андыйларның бурычы 70 миллион сумга җиткән. Штрафларын вакытында түләргә теләмәүче 265 кешенең дә (шул исәптән 99сы -...

Бүген район суд приставлары бүлегендә райондашларыбызның төрле бурычларына кагылышлы 1480 башкарма документ бар.


Суд приставларының Чирмешән районы бүлеге начальнигы Рәсим Шәрифуллин әйтүенчә, бурычлылар арасында 140 башкарма кәгазь - банкларга кредитларын кайтармаучыларныкы. Гомумән алганда, андыйларның бурычы 70 миллион сумга җиткән.

Штрафларын вакытында түләргә теләмәүче 265 кешенең дә (шул исәптән 99сы - ЮХИДИгә) әҗәтләрен суд приставлары аша җыячаклар.

Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар да суд приставларының даими "клиентлары". Андыйларга 82 башкарма документ бар.

Суд приставларына алимент түләмәүчеләр белән дә эш итәргә туры килә. Бүген 68 кешенең бурычларын кайтарып алу буенча эш бара, әмма барлык бурычлар арасында беренче урында салым түләмәүчеләр тора икән. Приставлар шуңа кагылышлы 263 башкарма документ буенча бурыч кайтарырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән суд приставлары