Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

36 яшьлек хатын яңа туган сабыен чүплеккә ташлаган

Мәскәүдә яңа туган кызын чүп үткәргечкә ташлаган 36 яшьлек хатынны кулга алганнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының башкала идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Юлия Иванова хәбәр итте.

Сабыйны Мәскәүнең Литва бульварында тапканнар. Бер көнлек сабый полиэтилен пакетка төреп чүп үткәргечкә ташланган булган. Баланы шунда ук табибларга тапшырганнар. Хәзер аның әнисенә карата үтерүгә омтылуы өчен җинаять эше кузгатылган.

Хатынны шул ук йортта табып алалар. Хәзерге вакытта ул хастаханәгә озатылган. Медицина ярдәме алуга, тикшерү эшләре башланачак.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X