Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Телне кайгырту кирәк

Татарстанда татар теле дәүләт теле саналса да, ул аз кулланыла. Чөнки чиновниклар рәсми җыелышларда татар телен кулланмый диярлек, элмә такталар да башлыча урыс телендә генә, шәһәрләрдә тулаем татарча укытулы мәктәпләр аз, шулай ук татарча тәрбия кылучы бакчаларга да ихтыяҗ зур. Җыелышларны татар телендә алып бара башласалар, туган телгә мөнәсәбәт бик...

Татарстанда татар теле дәүләт теле саналса да, ул аз кулланыла. Чөнки чиновниклар рәсми җыелышларда татар телен кулланмый диярлек, элмә такталар да башлыча урыс телендә генә, шәһәрләрдә тулаем татарча укытулы мәктәпләр аз, шулай ук татарча тәрбия кылучы бакчаларга да ихтыяҗ зур. Җыелышларны татар телендә алып бара башласалар, туган телгә мөнәсәбәт бик тиз яхшы якка үзгәрер иде, аны кирәкле тел дип танырлар иде.

Быелның февраль аенда районыбызда яшәүче кешеләр татар теле кулланышын киңәйтү эшләрен оештырып-тикшереп торучы Дәүләт комиссиясен булдыруны үтенеп Татарстан җитәкчелегенә хат юллаган иделәр. Шул көннәрдә җавап хаты килде. Анда болай диелгән: "Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләрен даими контрольдә тота. 2017 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшен оештыру буенча чараларның якынча планында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының июньдәге утырышында 2016 елда кабул ителгән, 2030 елга кадәр Милли мәгарифне үстерү концепциясен гамәлгә ашыру турында, шул исәптән хатта язылган мәсьәләләр хакында да фикер алышу булыр дип көтелә.

Татар теле буенча Дәүләт комиссиясен булдыру мәсьәләсенә килгәндә, безнең комитет тәкъдиме буенча 2015 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны тормышка ашыру советының эшчәнлеге яңа составта торгызылды. "

Татарстан премьер - министры урынбасары, министры Энгель Фәттахов имзалаган мәгълүмат та җибәрелгән:

"Татарстан Республикасы территориясендә рәсми эш башкару республика дәүләт телләрендә алып барыла. Мәгълүмат текстлары Татарстан дәүләт телләрендә яисә шуларның берәрсендә, шулай ук башка телләрдә языла.

"2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында рәсми эш кәгазьләрен, эчке һәм тышкы визуаль мәгълүматны Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә эшләү мәсьәләләре аерым контрольгә алынды. Әлеге чараларга җаваплы министрлык һәм ведомстволар һәр квартал саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына хисап тапшыра.

Татарстан Республикасында урта гомуми белем бирү оешмалары челтәре буенча мәгълүмат түбәндәгечә:

-2014 елда барлыгы 45 мәктәп ябылды, 44 мәктәп үзгәртелде, 20 мәктәпнең эшчәнлеге вакытлыча туктатылды, шуларның 26 сы татар телендә белем бирү мәктәпләре;

-2015 елда барлыгы 29 мәктәп ябылды, 141 мәктәп үзгәртелде, 8 мәктәп эшчәнлеге вакытлыча туктатылды, шулардан 43 мәктәп татар телендә белем бирү мәктәбе;

-2016 елда барлыгы 51 мәктәп ябылды, 37 мәктәп үзгәртелде, 8 мәктәпнең эшчәнлеге вакытлыча туктатылды, шулардан 43 мәктәп татар телендә белем бирүче;

Хәзергесе вакытта Татарстан Республикасында 742 татар мәктәбендә белем бирү татар телендә оештырылды. Республика буенча татар милләтеннән булган укучыларның 43 проценты туган телендә белем ала.

Агымдагы елда республикабызда 824 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында 41570 бала татар телендә белем ала, тәрбия процессы татар телендә оештырылган. Моннан тыш, республикада 1008 татар төркеменә 23508 бала йөри. Балаларга туган телдә белем һәм тәрбия бирү күрсәткече 64 процент тәшкил итә.

Өстәмә шуны хәбәр итәбез: 2016 елның август аенда Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан 2030 елга кадәр Милли мәгарифне үстерү концепциясе кабул ителде. Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә 2016-2020 елларга Концепцияне үтәү планы расланды. Шуның белән беррәттән муниципаль берәмлекләрдә дә милли мәгарифне үстерү юл карталары яки эш планнары эшләнде".

Татарстан буенча соңгы 3 елда 125 мәктәп ябылуы, 36 мәктәпнең вакытлыча эшчәнлеген туктатуы, шуларның 111 е татар мәктәпләре булуы күңелсез хәл, билгеле. Безнең районда мәгариф бүлегеннән милли укыту - тәрбия эшләре буенча җаваплы хезмәткәр Җәмилә ханым Мотыйгуллина мәгълүматларына караганда барлыгы 26 белем бирү оешмасы эшли, аларда 2255 бала укый, шулардан 14 мәктәп татар телендә белем бирә икән. 761 бала татарча, 387 татар баласы рус телендә белем ала. Район күләмендә 27 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы бар. Чирмешәндә белем-тәрбия бирү эшләрендә шактый тәҗрибә туплаган "Ландыш", "Каенкай", "Ромашка", "Чишмәкәй", "Әкият" бакчаларында татар балалары күп тәрбияләнә. "Чишмәкәй" арада бердәнбер тулаем татарча тәрбия кылучы оешма санала икән. Хәзергесе вакытта мәгариф системасындагы мондый оешмаларда балаларны ике телдә укыту-тәрбияләү. Тәрбиячеләр уеннар , дидактик материаллар һәм башка әсбаплар ярдәмендә сабыйларны татар һәм урыс дөньясы белән таныштыралар. Максатлары оланнарны ике телдә ансат кына аралашуга өйрәтү.

Минем үземдә әлеге хат хәлләрнең яхшы якка үзгәрүенә өмет уятты. Беренчедән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршында башка телләрне кайгырту белән беррәттән татар телен чын дәүләт теле итү буенча эшләячәк махсус Совет булдырылган. Икенчедән, югарыда телгә алынган "концепция"дә республикабызда мәктәпкәчә тәрбия-белем бирү, мәктәптә укулар,махсус hәм югары уку йортларында белем алуны татарчага "көйләү" каралган. Ниятләр яхшы, тик әлеге планнар белән генә чикләнеп калмыйча, туган телебезне популярлаштыру юлларын эзләргә кирәк.

Фирдәвес Галиева.

Урманасты Үтәмеш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined