11 май 2017 яңалыклары
-
Телне кайгырту кирәк
Татарстанда татар теле дәүләт теле саналса да, ул аз кулланыла. Чөнки чиновниклар рәсми җыелышларда татар телен кулланмый диярлек, элмә такталар да башлыча урыс телендә генә, шәһәрләрдә тулаем татарча укытулы мәктәпләр аз, шулай ук татарча тәрбия кылучы бакчаларга да ихтыяҗ зур. Җыелышларны татар телендә алып бара башласалар, туган телгә мөнәсәбәт бик...
-
Чирмешәннең “Ромашка” балалар бакчасы сабыйлары машиналарда йөриячәк
Чирмешәндә капиталь ремонттан соң ачылган әлеге балалар бакчасы бинасының ишегалдында спорт-уен мәйданчыгы урнаштырыла. Монда балаларга уйнарга ышык урыннар - верандалар, комлы мәйданчыклар, таганнар, эскәмияләр, хәтта төсле-төсле, матур машиналар да булачак.
-
Чирмешәндә чәчүне тизләтергә кирәк
"КүтәмәАГРО фирмасы" җәмгыятендә 1330 гектарда, ягъни тиешленең 71 процент өлешендә чәчкечләр узган да. Бу хуҗалыкта бүген сабан бодае чәчәләр, арпа 650 гектарда, планлаган кадәр мәйданда җир куенына салынган. "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Серендеев Н.И.", "Үтәмеш" җәмгыятьләрендә дә планлаганның 57-55 процент өлешендә орлыклар туфракка күмдерелгән. "Кара Чишмә", "МИЛАГРО", "Моляков В.А." җәмгыятьләрендә чәчкечләр узган участоклар...
-
БЕРЕНЧЕ ТӘРАВИХ НАМАЗЫ РЕСПУБЛИКА МӘЧЕТЛӘРЕНДӘ 26 МАЙДА УКЫЛА
Бүген Казанда Татарстан Республикасы мөселманнарының чираттагы Пленум утырышы булды. Бүген Казанда Татарстан Республикасы мөселманнарының чираттагы Пленум утырышы булды. Пленумга республиканың барлык 48 имам-мөхтәсибе, казыйлар, дини уку йортлары һәм мөселман оешмалар җитәкчеләре җыелды, дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Көн тәртибендәге сораулар булып, мөфтиятнең президиум әгъзаларын, Голәмәләр шурасы, Казыйлар Шурасы...
-
Чирмешән районындагы Иске Кади авылында мари кызын үз иткәннәр
Кагидә Федоровна - Клава апа биредә инде 56 ел яши Ул хезмәт юлын 16 яшендә үк башлый: Әгерҗе якларыннан Волгоградка таба агач-сал агызалар. Анда үзләре дә барганнар. Әтисен хәтерләми дә Кагидә Федоровна Сафина, 1935нче елда каядыр алып китәләр дә, шуннан кайтмый ул. Алты кызны әниләре ялгызы үстергән. -Авылда бик ярлы...
-
“Безнең Чирмешән“гә ташламалы бәядән язылырга мөмкин
"Безнең Чирмешән"гә - ташламалы бәя 11-21 май көннәрендә, киләсе яртыеллыкта алдыру өчен, "Безнең Чирмешән" газетасына ташламалы бәядән, 624 сум 84 тиенгә язылырга мөмкин. Бу чорда редакция бәяне 5 процентка, ә почта хезмәте 10 процентка төшерергә килештеләр. Район газетасы - Сезнең газета!
-
Чирмешән автоинспекторы Рәмис Шәкуров үзе дә, әнисе дә - сәхнә осталары
ЮХИДИ хезмәткәрләре юлдагы иминлекне генә саклау белән чикләнмиләр, аларның җырга-моңга осталыкларын да сыныйлар. Һәр елны республика буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотры уздырыла. Быелгы смотрда район данын ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкуровның әнисе - Гөлнур Шәкурова (Кара Чишмә) яклады. Әлмәт шәһрендә узган сайлап алу турыннан...