Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Райондашларыбыз Чирмешәндә әниләргә һәйкәл куюны хуплый

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә чирмешәнлеләрдән район үзәгендә әниләргә - тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл кирәк, дигән фикерләр бигрәк тә еш яңгырады. Әгәр дә бу эшкә алынучы табылса, үзем дә өлеш кертер идем, диючеләр дә шактый. Шул ук вакытта һәйкәлдән мөһимрәк эшләр бар әле Чирмешәнебездә, зур акчалар сарыф итү кирәкмәс...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә чирмешәнлеләрдән район үзәгендә әниләргә - тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл кирәк, дигән фикерләр бигрәк тә еш яңгырады. Әгәр дә бу эшкә алынучы табылса, үзем дә өлеш кертер идем, диючеләр дә шактый.

Шул ук вакытта һәйкәлдән мөһимрәк эшләр бар әле Чирмешәнебездә, зур акчалар сарыф итү кирәкмәс дигән фикерләр дә очрый. Югыйсә, сүз ниндидер зур, мәһабәт һәйкәл төзү турында бармый. Сугыш чоры, аннан соңгы еллар авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән фидакарь аналарны хөрмәтләп, мемориаль такта кебекме, башка формадамы, тыйнаграк истәлек билгесе дә ярыйдыр.
Чирмешәнлеләрнең яңа һәйкәл төзүгә мөнәсәбәтен белү, аныклау максатында "Безнең Чирмешән" район газетасы сайты укучылары арасында сораштыру үткәрелде. Алдан ук шуны искәртеп куясы килә, сорашуда катнашучыларның 68 проценты Чирмешәндә әниләргә һәйкәл кирәк дип саный. 7 проценты моңа вакыт җитмәде әле, 9 проценты халык фикерен өйрәнү кирәк, ди. Бары 16 процент респондент кына андый һәйкәл кирәкми дип җавап биргән.
Сайтта урнаштырылган яңа сорау авыл җире өчен бик актуаль мәсьәлә - кышкы чорга мал азыгы әзерләү турында. Хөрмәтле укучыларыбыз, nashcheremshan.ru сайтының Баш битендә бу нисбәттән Сез дә үз фикерегезне белдерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Әниләргә һәйкәл