Район газетасында авыл җыеннары хакында берничә язма дөнья күрде. Җыеннарның барысында да диярлек авыл халкының мәшгульлеге, кешеләрнең инициативасын һәм активлыгын арттыру мәсьәләләре игътибар үзәгендә булды.
Язмаларның берсендә менә нәрсә диелгән иде. "Умартачылыкны үстерүгә дә беркем, берни комачауламый. Ярдәм итәргә, киңәш бирергә тәҗрибәле белгечләр бар. Авыллар янәшәсендә бал җыярлык культураларны күбрәк...
Район газетасында авыл җыеннары хакында берничә язма дөнья күрде. Җыеннарның барысында да диярлек авыл халкының мәшгульлеге, кешеләрнең инициативасын һәм активлыгын арттыру мәсьәләләре игътибар үзәгендә булды.
Язмаларның берсендә менә нәрсә диелгән иде. "Умартачылыкны үстерүгә дә беркем, берни комачауламый. Ярдәм итәргә, киңәш бирергә тәҗрибәле белгечләр бар. Авыллар янәшәсендә бал җыярлык культураларны күбрәк чәчәсе иде".
Шактый тәҗрибәле һәвәскәр умартачы буларак, бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Сосновкадагы башка умарта тотучылар да (алар алтау) бу фикерләрне яклар, дип уйлыйм.
Минем, мәсьәлән, 40 баш, калганнарның 10ар-20шәр баш умарталары бар. Ләкин бал бирүче культураларны чәчү өчен техника, акча кирәк. Исәпләүләрем буенча, җирне эшкәртүгә, чәчүгә һәм башка төр эшләрне башкаруга тотылачак ягулыкны, орлык, ашлама сатып алуга һәм хезмәт хакы түләүгә сарыф ителәчәк акчаны күздә тотканда чәчүлекләрнең бер гектары 8 мең сумга якын бәягә төшәчәк. Ә 20 гектарлы мәйдан булса?
Бездә фермерлар бар, тик безнең кебек һәвәскәр умартачылар хакына артык чыгымнар тотарга риза булырлармы икән? Умартачылыкны үстерүне үзагымга куярга ярамый, кемдер аңа юнәлеш бирергә, бу эшнең башка тармаклар белән бәйләнеш нокталарын табарга тиеш. Шул вакытта гына умартачылык файдага эшләячәк.
Константин Горбатов.
Сосновка авылы.
Нет комментариев