21 февраль 2014 яңалыклары
-
Чирмешәндә умартачылыкны үстерүгә нәрсә комачаулый?
Район газетасында авыл җыеннары хакында берничә язма дөнья күрде. Җыеннарның барысында да диярлек авыл халкының мәшгульлеге, кешеләрнең инициативасын һәм активлыгын арттыру мәсьәләләре игътибар үзәгендә булды. Язмаларның берсендә менә нәрсә диелгән иде. "Умартачылыкны үстерүгә дә беркем, берни комачауламый. Ярдәм итәргә, киңәш бирергә тәҗрибәле белгечләр бар. Авыллар янәшәсендә бал җыярлык культураларны күбрәк...
-
Иске Кадида күңел җәүһәрләрен барладылар
Иске Кади авыл китапханәсендә "Авылымның күңел җәүһәрләре" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Аны мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә оештырдылар. Татарлар элек-электән җыр-моңга бай милләт. Халкыбыз кайгыда да, шатлыкта да җырлап юанган, күңел халәтен шигъри юлларга салган. -Әлеге кичәдә Иске Кади авылында сакланып калган җәүһәрләр барланды, онытыла башлаган милли йолаларыбыз искә...
-
Лашман мәктәбендә әфганчылар белән очраштылар
Лашман урта мәктәбендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгына багышланган кичә узды. Чарада Әфган сугышы ветераннары Ринат Мөхиббуллин, Әхәт Габдуллин, Рафик Гыйльманов һәм Гайсә Билалов та катнаштылар. Алар сугыш хатирәләре, сугышчан дуслары турында истәлекләр белән уртаклаштылар, Әфганстан халкы, аларның тормыш-көнкүрешләре турында сөйләделәр. Кичәнең икенче өлешендә "Ягез әле, егетләр!" дип исемләнгән...
-
Туймәт мәктәбендә тәмле ашаталар
Туймәт мәктәбендә бюджеттан, мәктәп яны участогыннан һәм ата-аналардан күчерелгән, җыелган акчаны кушсаң, бер баланы ашатуга көненә уртача 11 сум 56 тиен акча тотыла. Мәктәптә укучы һәр баланы ашатуга дәүләт тарафыннан көненә 5 сум 80 тиен акча бирелә. Билгеле, бу гына укучыларның туклануын тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен җитәрлек түгел. Шуңа да...