Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешән районында һәр алтынчы пенсионер эшли

Районда 6009 пенсионер яши, шуларның 1060сы төрле оешмаларда эшләүләрен дәвам итә. Еш кына яшьләрдән: "Бу пенсионерлар нигә газапланып эшләп йөри икән, ни өчен тынычлап өйдә тормаска", дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әлеге темага газета укучыларыбызның да фикерен белештек. Рәшит Сәгыйров: - Мин өч ел район мәдәният йортында урам себерүче булып...

Районда 6009 пенсионер яши, шуларның 1060сы төрле оешмаларда эшләүләрен дәвам итә.

Еш кына яшьләрдән: "Бу пенсионерлар нигә газапланып эшләп йөри икән, ни өчен тынычлап өйдә тормаска", дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әлеге темага газета укучыларыбызның да фикерен белештек.
Рәшит Сәгыйров: - Мин өч ел район мәдәният йортында урам себерүче булып эшләдем. Мондый эшкә яшьләр килми дә, алар эшсез йөрсәләр йөриләр, ә себерке тотарга хурланалар. Исәнлек барында хәрәкәтләнергә кирәк, кеше белән аралашу яхшы. Пенсиям аз түгел, шуның янына хезмәт хакы да ярап куя иде, акча бервакытта да артык булмый.
Нина Уламасова: - Мин пенсиягә чыгып та эшләп йөрүчеләрне хупламыйм. Яшьләргә дә эш кирәк бит. Ярый аларның эшләре кеше язмышы, кеше гомере белән бәйле булмаса. Әйтик, 70кә бара торган укытучы замана таләпләренә җавап бирерлек белем бирә алмый. Өлкән яшьтәге врач яки шәфкать туташының кечкенә генә хатасы да аяныч хәлләргә китерергә мөмкин.
Әлфия Дәүләтшина: - Пенсиядәге кеше яшьләргә юл бирсен. Пенсияне белеп бирәләр ул. Шартларга җайлашу, адаптация үтү өчен берничә ел эшләүне аңлап була әле. Пенсиягә чыккач өйдә ни эшләп бетим, көнемне ничек үткәрим, диючеләр белән килешмим. Уңган кешегә өйдә эш бетми, әле көн җитми дә кала. Дин тотарга, кул эше эшләргә, гаиләңне тәмле ашлар белән сыйларга кирәк.
Рәзинә Гыйниятуллина: - Гадәттә, җиңелрәк хезмәт куючылар пенсиягә чыккач та эштән китәргә ашыкмыйлар, исәнлеге бар кеше эшләсен, тик аның да чамасы бар. Яшьләргә дә эшләргә, акча табарга, гаиләсен тәэмин итәргә кирәклеген онытмасыннар иде пенсионерлар. Авыр хезмәттәге кешеләрнең, олыгайгач, бер дә эшлисе килми. Күбесенең исәнлеге пенсия яшенә кадәр дә җитми әле.
РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова да үз фикерен җиткерде: - Пенсиядәге кеше эшләп йөргәч үзен кирәк кеше дип тоя. Өйдә утырган өлкән кеше тиз картая. Пенсионер элеккеге эшендә түгел, бәлки башка җиңелрәк эшкә күчсә дә була. Шәһәрдә пенсионерларга мөмкинлекләр күбрәк.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионеры