Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндәге Архангел Михаил чиркәве рухание Кач ману бәйрәме турында сөйләде

Кач ману 19 гыйнварда билгеләп үтелә торган һәм иң борынгыларның берсе булган христиан бәйрәме. Ул Богоявление дип тә атала.

Кач ману бәйрәме алдыннан без  Чирмешәннең Архангел Михаил чиркәве рухание иерей Василий Имуков белән сөйләштек.

- Василий Атакай, бәйрәмнең асылы нәрсәдә?

- Аның тарихы болайрак. Беренче гасырда дингә өндәүче Иоанн (Иоанн Креститель) изге Иордан елгасында беренче булып шушы йоланы башкара. Шул рәвешле ул кешеләрне тәүбәгә килергә, гөнаһлардан, нәҗеслектән чистарынырга чакыра. Иисус Христосны да шул Иоанн изге суга чумылдыра. Кач ману бәйрәме, Ходайның пәйда булу көне (“Богоявление”), дип дә атала.

- Сочельник нәрсәне аңлата?

- Кач ману алдыннан, 18 январь көнне, Кач ману Сочельнигын билгеләп үтәләр. Бу көнне православие христианнары ураза тотарга тиеш, аларга бары тик сочиво гына ашарга рөхсәт ителә. Сочиво ул - кипкән җиләк-җимеш яки чикләвек һәм мәк белән пешкән бодай бөртекләре. Сочельник та “сочиво” сүзеннән ясалган.

- Бәйрәм көнендә һәм аннан алдагы кичтә нинди гыйбадәтләр башкарыла?

- Кач ману сочельнигында кичке литургия кебек гыйбадәтләр башкарыла. Бәйрәм көнендә башта лития үткәрелә, аннары суны изгеләндерү үткәрелә. Бу көнне җыелган су бозылмый, ул бер ел, хәтта берничә ел сакланырга мөмкин.

- Кач ману көнендә суны кайдан алырга һәм ничек сакларга?

- Кач ману иң элек суны изгеләндерү мәгънәсен аңлата. Йола 19 гыйнварга каршы төндә башкарыла. Чиркәүләрдә су изгеләндерелә. Догалар укылганнан соң кешеләр изгеләндерелгән суны савытларга тутырып өйләренә алып кайталар. Суны бүлмә почмакларына, тәрәзәләргә бөркеп, өйне чистарталар, аруландыралар. Үзләре яки балалары авырганда яки елаганда да шул суны бөркеп алуның файдасын күрәләр.

- Бу көнне суда көенырга теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

- Дин тотучылар елгаларда кач рәвешендә уеп ясалган бәкеләр (иордан дип атала) тишә. Поп суны изгеләндергәннән соң, мондый суның кодрәтенә ышанган кешеләр, нинди генә суыклар булуга карамастан, бәкедә чумып ала. Су бөтен гөнаһларны, авырлыкларны, чир-чорны юып төшерә дип санала. Коену алдыннан җылынырга: зарядка ясарга, йөгереп алырга кирәк. Бәкегә ашыкмыйча гына төшәргә. Анда бер минуттан да артык тормаска. Судан чыккач, сөлге белән тиз-тиз ышкып тәнне җылытырга һәм коры кием кияргә. Шуннан соң кайнар чәй эчәргә киңәш ителә.

- Чирмешән районында коену урыннары кайларда оештырылачак?

- Әккәрәй, Иске Элмәле, Ивашкино, Кече Чегодай һәм Ульяновка авылларында су коену урыннары оештыру планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев