Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәнлеләрнең гошер сәдакасын мәдрәсә шәкертләренә озатачаклар

Көзен бакчаларда өлгергән уңышның бер өлешен ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирү ислам динендә яхшы гамәл булып санала, ул гошер дип атала. Чирмешәнлеләр быел да бу изге эштән читтә калмый.

Гошер - су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү.

Район мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, Якты Тау, Кара Чишмә, Әмир авылларында гошер җыелган да. Халкыбызның әлеге сәдакалары ел да Казанның Ярдәм мәчетенә, Меңъеллык, Мөхәммәдия мәдрәсәләренә, Чаллы шәһәренең Ак мәчет мәдрәсәсенә озатыла.

-Быел да шулай итәчәкбез. Гошер тапшырырга теләүчеләр бу хакта үз авылларының мәчет имамына әйтсеннәр яисә сәдакаларын мәчетләргә китерсеннәр иде. Соңыннан, җыелганнарны без тиешле урыннарга озатабыз. Халкыбызга Ходайның рәхмәте булсын иде, Аллаһ Тәгалә тапкан малларыбызга бәрәкәт бирсен, - ди район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. -Тирә-юнебездә фәкыйрьләр, караучысыз калган, ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләр, ятим-ятимәләр, балалар һәм картлар өчен интернат-йортлар барлыгын истә тотып, аларга да өлеш чыгару зарур. Шулай итсәк, без Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешербез.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев