Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндәге "Нур" хәйрия фонды ярдәмгә мохтаҗ авыру балага 125 мең акча биргән

Түбән Чегодайда яшәүче Камил Исламовка “Нур” хәйрия фонды 125 мең сум акча биргән.

ДЦП авырулы якташыбыз, аның әти-әнисе бу средстволар өчен әлеге фондка бик рәхмәтле. Лашманнан Мөфтиевлар да шушы фонд аша акча алганнар. Күп балалы бу гаиләнең йорты янган. Җиде шәһәр һәм район командалары катнашында Чирмешәндә җиденче спартакиаданы да “Нур” ярдәме белән оештырганнар.

-Райондашлар, тирә-күршеләр, гомумән, район мөхтәсибәте каршында эшләүче “Нур” хәйрия фондына зур өлеш кертәләр, шуңа рәхмәт, - ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. -Тупланган, җыелган средстволарны урынлы, игелекле гамәлләр кылуга юнәлдерәбез. Әлеге фонд эшчәнлеге турында 8-987-421-73-74 телефон номерына шалтыратып белешергә мөмкин. 

фото: социаль челтәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев